Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бушлай укулар

Авыл яшьләре, бизнес-план төзү серләренә төшенергә ашыгыгыз!

Сез яшь, инициативалы һәм күптәннән үз эшегезне ачарга хыялланасыз, идеяләрегез күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-план-лаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрлеккә беренче адым¬нарын гына ясый башлаган яшьләр бизнес-план төзү серләренә төшенәчәк. Программа кысаларында бизнес-планның методлары, аны чынга ашыру этаплары белән тәфсилләп танышырсыз.
Моңардан тыш, программаның экспертлары белән үзегезнең идеягезгә нигезләнеп, киләчәк бизнесыгызның планын төзи алу мөмкинлегенә ирешәчәксез.
Укуда Татарстан Республикасының төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 18-35 яшьтә булган инициативалы авыл яшьләре катнаша ала.
Катнашу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтындагы онлайн-форманы 15 сентябрьгә кадәр тутырырга кирәк. Ашыгыгыз! Урыннар чикле. Хыялыгызны якынайтуга беренче адымны бүген ясагыз! Барлык кызыксындырган сораулар буенча 221-75-97 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250