Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Быелгы БДИдагы үзгәрешләр

Быел БДИ тапшыруда нинди үзгәрешләр булачак:

1. Тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмат технологияләре буенча җавапларны сайлап алу өлеше юкка чыгарылачак.

2. Контроль-үлчәм материалларын (КИМ) имтихан пунктларында бастыру мөмкин булачак. Быел тәҗрибәдә Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Ютазы, Чүпрәле районнары катнаша.

3. Тугызынчы сыйныф укучылары математика, рус телләреннән тыш, тагын ике фәннән ирекле сынау сайларга тиеш. Ирекле имтиханнардан укучы "2ле" алса да, быел ул аттестатка йогынты ясамаячак. Киләсе елда исә начар билге алучыларга әлеге документ бирелмәячәк.

4. Татарстанда тугызынчы сыйныф укучыларына чыгарылыш имтиханнарын татар телендә тапшыру өчен бернинди каршылыклар да юк. Быел сигез фәннән имтиханнарга әзерләнү өчен материаллар, ягъни демоверсияләр татарчага тәрҗемә ителгән.

Алдан тапшыру этабы 21 март - 6 май көннәренә билге¬ләнгән. Ә төп этап 26 майдан 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: Ватаным Татарстан (20.02.2016)
Фото: bibliomir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250