Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйрәм иттеләр

Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда Чепья урта мәктәбе базасында районның яшь укытучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.

Чарада «Балтач районының яшь укытучылар ассоциациясе» 2012нче елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясады. Үтеп киткән елда алар катнашында «Грантларда ничек катнашырга?» дигән өйрәтү характерындагы семинарлар, «Бергә йөз» («Сто к одному») уены кысаларында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе үткәрелде. Яшь укытучылар «Заманча мәгариф мохитендә яшьләр» дип исемләнгән грант проектында катнашты. Биш кешедән торган команда «Яшьләр яшьләргә» проекты белән II республика яшьләр форумының финалистлары булды. Яңа ел бәйрәмендә иң актив яшь мөгаллимнәр Кыш бабайдан бүләк алу бәхетенә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250