Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чеп-чеп чебиләр, безгә кунаклар килгән диләр

Шушы көннәрдә бистәбезнең «Ак чәчәкләр» балалар бакчасына йөрүче зурлар төркеме балалары өчен бик мавыктыргыч сәяхәт оештырылды.

Алар районыбызның инкубаторында булып, аның эшчәнлеге белән генә танышып калмыйча, рәхәтләнеп яңа чыккан чебиләрне күзәтә һәм хәтта аларны тотып та карый алдылар. Хәзерге заман балаларының күбесе чебиләрнең ничек чыгуын белми дә, шуңа да бу сәяхәт алар өчен бик файдалы булды. Сабыйлар сары, йомры чебиләрнең кечкенә генә томшыклары белән җим чүпләүләрен күреп, үзләре дә аларны ашатып карарга теләк белдерде. Ә соңыннан берсен-берсе уздыра-уздыра әлеге кызыклы чараны әкияттәгедәй сөйләп, янәдән анда барасы килүләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: