Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чепья мәктәбе укучылары сафта җырлап атлау смотр-бәйгесенең Казанда узачак финал ярышларына уздылар.

26нчы март көнне Шәмәрдәндә сафта җырлап атлау смотр-бәйгесенең зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышта безнең районыбыз данын яклап Чепья урта мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар.

Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче Саба, Биектау, Питрәч районнарыннан килгән 8 команда арасында катнашып, 3 нче урынга лаеклы дип танылдылар. Апрельдә Казанда узачак финал ярышларында катнашырга чакыру алдылар.
Команданы яхшы итеп әзерләүче укытучылары Ильясов Рафаил Шәриповичка, Степанов Алексей Юрьевичка, ярышларны оештыруда зур ярдәм күрсәткән ФОРПОСТ директоры Вафин Рәнис Борисовичка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә укучыларга финал ярышларында зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250