Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Чисталык» дәресендә

Тын гына музыка уйный. Янәшәдә генә кошлар сайрый. Әйтерсең, җәйге таң... 16нчы гыйнвар көнне Балтач урта мәктәбендәге укулар әнә шулай башланып китте. Ап-ак кардан шыгыр-шыгыр атлап килгән балалар мәктәп ишеген ачып керү белән җәйге табигатькә аяк атлады.

Мәдәни культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы «Чисталык» дәресләре белән башланып китте. Мәктәп фойесында урнаштырылган стендлар, видеоязмалар, рәсем күргәзмәләре табигать байлыклары, янәшәбездәге безнең яклауга мохтаҗ урыннарны күзалларга ярдәм итте. География укытучысы Гүзәл Шиһапованың туган ягыбызның табигате һәм тарихи һәйкәлләре турындагы чыгышы да укучыларда аеруча зур кызыксыну уятты. Беренче дәрескә чакырып кыңгырау чылтырады. 6нчы сыйныфларда үткән «Чисталык» дәресендә безгә дә катнашу насыйп булды. Дәреснең экология нәрсә ул дигән проблемалы сорау белән башлануы иҗади эзләнергә мөмкинлек биреп, тәрбия өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрне дә күтәрде. Әйләнә-тирә мохиттә иң мөһим образ - ул кеше, аның эш-гамәлләре булуы ассызыкланды. Укучылар тормыштан алынган вакыйгалар аша кеше шәхесенең Җир-Анабызга булган мөнәсәбәтен тасвирладылар һәм аларны рәсемгә төшерделәр. Гадәти булмаган әлеге дәрес зур активлык белән үтте. «Чисталык» дәресләре көн дәвамында калган сыйныфларда дәвам итте. Баксаң, бу дәресләр Балтач урта мәктәбендә һәрдаим үткәрелеп тора. Табигать, әйләнә-тирә мохит хакында сөйләшүләр, акция һәм операцияләр, презентацияләр дә еш оештырыла икән.
Рәмзия Зарипова белдерүенчә, быелгы «Чисталык» дәресләре махсус экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында гына үткәрелмәгән. Ул матур традициянең дәвамы гына. Әлеге чараларның тәрбияви әһәмияте зур һәм алар берсе дә эзсез узмый. Мәктәп базасында эшләп килүче түгәрәкләр эшчәнлеге, укучыларның фәнни-гамәли конференцияләрдә үз эшләрен тәкъдим итеп, матур уңышларга ирешүе моның ачык мисалы булып тора.
«Чисталык» дәресендә булып укытучы һәм укучыларның еллык хезмәтләре белән танышкач, боларның берсе дә «күз буяу» түгеллегенә инанып, табигать өчен җан атып йөрүче кешеләр, экологик проблемаларга битараф булмаган табигать дуслары булганга сөенеп куйдым. Игелекле хезмәтегез эзсез узмасын иде дә, сезнең сафларга башкалар да кушылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250