Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чулпан Габделганиева: "Йолдыз булып яну – зур бәхет"

Балтач гимназиясендә күпме үсеп килүче сәләтле, уңган, зирәк-акыллы, укучылар бар.

Аларның тырышып укуларында, районда гына түгел, республика күләмендә узган төрле иҗади һәм спорт бәйгеләрендә дә актив катнашып, бик күп җиңүләр яулауларында укытучыларның өлеше зур. Мин бу уку йортында еш кунак булам. Чакыру булуга ук әзерләнеп барырга тырышам.Чөнки әлеге коллектив күңелемә аеруча ошый. Ишектән килеп керүгә үк кунакларны укучыларның спорт өлкәсендә ирешкән бик күп кубоклары каршы ала.
Үзем дә спортны яраткач, һәр кубокны җентекләп карап үтәм.Укучыларның елда ирешкән уңышларын ишетеп сөенеп куям.Ә инде иҗади якка килгәндә, биредә иҗади сәнгатьне үз иткән укучылар белән аралашу үзе бер матур дөньяга алып кереп китә. Ничек укырга өлгерәләр дә, ничек шул арада төрле бәйгеләргә катнашырга вакыт табалар бу укучылар. Әйтерсең, аларның көн-төннәре юк, алар гел уңышка ирешү хәрәкәтендә яшиләр. Бу үзе зур соклану хисе уята.
Әле күптән түгел "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесе гөрләп узды. Монда да Балтач гимназиясенең җыр-моңга гашыйк булган укучылар нык әзерләнеп, зур сәхнәләрдә үз осталыкларын күрсәтеп, зур җиңүләргә ирештеләр. Шулар арасында минем дә бертуган абыемның малае Расил Габделганиев конферансье булып чыгыш ясады. Бу аның беренче генә катнашуы түгел. 4 нче сыйныфта гына укыса да, Расил инде сәхнәнең балкып танылып килүче йолдызы. Казан сәхнәсендә матур итеп чыгыш ясавы безнең өчен дә шатлык булды. Конферансье кешенең сәхнәдә кыю, үз-үзен тота белүе дә зур җаваплык сорый.
Сәхнәгә җырчыны, яки биючене матур итеп чакыра белү чын осталык таләп итә. Беренчедән, "Йолдызлык" бәйгесе үсеп килүче яшьләрне төрле яклап ача.Ә икенчедән, районда узган төрле концертларда шушы сәләтле балаларны гел халык алдына чыгарып, талантын күтәреп торсалар, кем белә, киләчәктә алар шушы гади гына чыгыштан да үсеп китәргә мөмкин.
Расил укуда да алдынгы укучы,төрле олимпиаларда да катнашып килә.Спорт белән дә кызыксына.Кыскасы, тик утырырга вакыты юк Расилның, күз тимәсен. Җәйге каникулларда да ике әбисенә кунакка килеп бакча эшенә дә булыша. Менә шундый тырыш, акыллы укучы балалар тәрбияли Балтач гимназиясе. Беренчедән әти-әниләр матур тәрбиясен бирсә, аны исә укытучылар дәвам итә.
Расил кебек укучылар тагын күпме әле гимназиянең. Мин бары якындагы йолдызны гына ачтым. Йолдыз булып янучылар гимназиядә чиксез, бу үзе зур бәхет.
Рәсемдә: Расил Габделганиев (уңда) һәм Кәрим Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250