Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чын укытучы икән, җитмештә дә онытылмас ул...

Балтач районында гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле булган Гаязовлар нәселен тудырган шәхес ул Мөнирә апа.

... Менә тагын бер ел үтеп китте. 1950-51 елда туганнар да әкрен генә 70 яшькә якынлаштык, олыгайдык. Яшьтәшләр белән очрашканда яшьлек еллары, мәктәптә укыган чорлар, шаулап үткән студент еллары, махсус урта һөнәри уку йортлары яки институт бетереп, дипломлы булып, юллама белән илебезнең төрле төбәкләрендә эшләгән вакытларны искә төшереп, шуларны искә алабыз. Инде менә быел Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлап чыгып, кулга белем турында аттестат алганга да 50 ел булды. Үткән тормышка әйләнеп карыйсың, үзебезгә уңай тормыш мизгелләрен яки тискәре якларын искә төшереп нәтиҗә ясыйбыз. Гаилә корып, балалар үстереп, инде оныклар тәрбияләргә булышабыз. Оныкларыбыз мәктәпләрдә белем алалар. Кулдан килгәнчә үзебез дә балаларыбызны укытып, югары белем алырга булыштык. Шул мизгелләр искә төшеп, тормышның матур чакларын, мизгелләрен искә төшереп, башыбыздан үткәрәбез, гомеребезнең заяга узмаганын күреп, күңел сөенечләре кичерәбез...

 

... Без кечкенә генә 22 хуҗалыклы Курмала дигән авылда туып үстек. Күбебезнең әтиләре сугыш дигән афәтне утеп, сугыштан кайткач, 1947-1948 елларда өйләнеп, тормиыш корып яши башлаган кешеләр. Шуңа күрә авылда 1948-1960 елларда туган балалар саны күп, авыл гөрләп тора, һәр семьяда 6-10шар бала идек. Үзебезнең авылда мәктәп юк, укырга күрше Чапшар авылының 8-еллык мәктәбенә йөреп, белем алдык. Мәктәбебезгә 4 авылдан балалар килеп укыйлар иде. Без үзебез Курмала авылыннан беренче класска 13 бала укырга кердек, - шуның 8 – малайлар, 5 – кызлар идек. Безгә Чапшардан 4 кыз һәм 4 малай өстәлеп, бер класс булдык. Бер класста 21 бала укыдык. Безне 1 сыйныфка беренче укытучыбыз Мөнирә апа Гаязова кабул итте. Ул чорларда балалар мәктәп формалары киеп йөри идек, хәтта малайлар билгә каеш та буя идек. Хөрмәтле укытучыбыз Мөнирә апа беренче хәрефләрне укырга, язарга өйрәтә башлады. Ул чорларда һәр партада кара савыты һәм һәр укучыда ручка, аңа каләм кидерелгән. Дәфтәрләр киптергеч белән чыгарыла иде. Язганнарны әкрен генә шушы киптергечләр белән киптерәбез, дежур укучылар иртән һәр партадагы кара савытларына махсус ясалган караларны өстәп чыгалар. Без беренче сыйныфка укырга 1959 елда кердек. Инде ипекәйгә тамак туя башлаган чорлар иде. Инде киемнәргә килсәк, апалардан, абыйлардан калган дип тормадык, ямаулы дип тормадык, ни бар шуны киеп үстек.

Беренче укытучыбыз Мөнирә апа хәзерге вакытта улы-килене тәрбиясендә Чапшар авылында оныклар сөеп тормыш итә. Балтач районында гына түгел, бөтен Татарстанга билегеле булган Гаязовлар нәселен тудырган билгеле шәхес ул Мөнирә апа. Быел инде аңа да 83 яшь тула. Үзе Таузар авылында дөньяга аваз сала ул. Гаиләләрендә 5 бала туып, 4 туганы төрле авырулардан яшьли вафат булалар.

1948-53 елларда Арча педагогия училищесында укып, башлангыч сыйныфлар укытучысы дигән диплом алып чыга һәм бер ел Көшкәтбаш мәктәбендә эшли. Калган гомерен лаеклы ялга чыкканчы Чапшар сигезьеллык мәктәбендә балалар укытуга һәм тәрбияләүгә биреп, олы тормыш юлына аяк бастыра. Шушы ук авылның җырга-моңга бай, атаклы тальянчы-гармунчы Гарәфетдин абый белән тормыш корып җибәрәләр. Гаиләләрендә шулай ук җыр-моңга бай 8 бала – 4 кыз, 4 малай дөньяга аваз сала. Хәзер лаеклы ялда улы Шәүкәт, киленнәре, оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

... Моннан 50 ел элек Чапшар сигезьеллык мәктәбен тәмамлап чыккан 21 бала арасында 4без укытучы һөнәрен сайлап, балаларга олы тормыш юлына басарга булыштык. Болар – Абдуллин Рөстәм (вафат), Абдрахманов Фәрит, Борһанов Фирсар, Хәсәншин Госман. Безнең укытучы булып эшләвебезгә беренче укытучыбыз Мөнирә апабызның роле бик зур булды, аңарга олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук арабызда бик күп һөнәр ияләре бар: элемтәче – Тәлгать, алдынгы механизатор – Тәлгать, Оргсинтез заводы инженеры – Гафур, сәүдә системасы – Рафика (вафат), терлекче – Әнисә, геодезист – Фәргать һ.б. Инде үзебезнең дә лаеклы ялга чыкканыбызга – хатын-кызларга 10-11 ел, ир-егетләргә 5-6 ел. Күбебез авылда, район үзәкләрендә яшибез. Очрашып, аралашып торабыз. Шулай ук укыган мәктәп елларын искә алабыз. Инде безгә Чапшар мәктәбендә төрле белем биргән кадерле укытучыларыбызның күбесе вафат (урыннары җәннәттә булсын), бүгенге көндә 2се генә исән-сау гомер итәләр – беренче хөрмәтле укытучыбыз Мөнирә Фәттаховна  һәм татар теле укытучыбыз Тәгъзимә апа.

... Олыгайгач, башка төрле уйлар килә, күп нәрсәне яңадан бер кат истән үткәрәсең. Тормышыбыз заяга узмаган, һәркайсыбыз үзенчә туган илебезгә хезмәт куйган. Безнең буын откябрят, пионер, комсомол сафларында тәрбияләнгән буын бит. Төрле чорлар башыбыздан үтте бит. Инде картлык чорыбыз да бәрәкәтле картлыкта узсын иде дип теләп калабыз. Амин.

Хәсәншин Госман

Норма авылы

Чапшар сигезьеллык мәктәбенең 1966-67 уку елы чыгарылышы укучысы

Госман абый беренче укытучысын котлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучы