Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дәрестән соңгы хезмәт

28нче гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә "Дәресләрдән соң мәктәп" проектын тормышка ашырганда заманча технологияләр куллану" дигән темага технология укытучыларының район семинары булды.

Югары категорияле технология укытучысы Фәния Хаҗиева 5а сыйныфында "Бутербродлар, кайнар эчемлекләр" темасына дәрес күрсәтте. Заманча укыту структураларын кулланып үткәрелгән дәрес семинарда катнашучыларга бик ошады. "Баллы мизгел" дип исемләнгән мәктәп компаниясенең аерым вәкилләре И. Җәләлов, Х. Хәлиуллин, М. Насырова, Л. Масагутова бизнес-проект буенча эшләгән эшләре, ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Инде икенче елын гимназиянең егет һәм кызлары дәресләрдән соң бик теләп салатлар ясыйлар, камыр ризыклары пешерәләр, аларны контейнерларга тутырып үз коллективларына тәкъдим итәләр. Кергән табыштан проектка кирәк-яраклар һәм хезмәт хакы да алалар. Укучыларны бердәм коллектив итеп туплап, аларда бер-берсенә хөрмәт һәм иътибар, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә Ф. Хаҗиева башкарган хезмәт мактауга лаек.
"Тасмалардан үрелгән бүләк "дип исемләнгән мастер-класста укытучы хезмәттәшләрен үзе нәтиҗәле куллана торган эш алымнары белән таныштырды. Кабинетта укучыларның, укытучының иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250