Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Дүрткүзләп көткән бакча бу

Белмим, соңгы елларда Балтач халкы тагын кайсы төзелешне шулай дүрткүз белән көтте икән дә, кайчан төзелеп бетә дип кызыксынды икән?! Юкса, "сакаллы" объект та түгел. Төзелә башлаганына барлы-юклы дүрт ай. Әйе, дөрес аңладыгыз: сүзебез Балтач бистәсендә яңа төзелә торган балалар бакчасы турында. Аның кирәклеген, мөһимлеген аңлатып тору кирәкми. Көн туса,...

-Бездән дә кайчан төзеп бетерәсез инде, дип гел сорап торалар, - ди подрядчы "Строймонтаж" оешманың баш инженеры Фагыйль Шәфигуллин. - Яшьләр генә түгел, өлкәнрәкләр дә кызыксына, оныгыма урын кирәк иде, диләр...
Шөкер, хәзер инде эшебез күзгә күренә башлады. Без бит үзебездән торганның барысын да эшлибез, графикка сыешырга тырышабыз. Бүгенгә барлык эшләрнең яртысыннан артыгы эшләнде. Күреп торасыз: стена өелеп бетте, түбәдә эш бара - ун көн эчендә калай эшләре бетәр дип көтәбез. Газ, су, электр кергән, канализация эшләнгән. Стеналар штукатурланган. Шушы көннәрдә идән җәюгә һәм җылылык системасы кертүгә керешәбез.
Шулай ук территорияне тәртипкә китерәсе, асфальт җәясе, ябык балалар мәйданчыклары ясыйсы бар. Эшләнгән кадәресе безнең генә хезмәт дисәң, дөрес булмас. Сергей Плотниковның "Капиталстрой", Рифат Закировның "Водстрой", Наил Сафиуллинның "Стройград" оешмаларының ярдәме зур булды. Тиз эшләделәр, әйбәт эшләделәр. Безнең бит һәр көн исәптә.
Әмма газета укучылар боларның барысы да шома гына бара икән дип уйлый күрмәсеннәр. Төп кыенлык документлар, без биргән заявкаларга рөхсәтләр белән бәйле. Башта бу рөхсәтләр өч көндә "әйләнә" иде, бераздан бер атнага күчте - әле ул чакта да түзәрлек иде. Хәзер кәгазьләр Казан белән ике арада ун көн йөри.
Эшлим дип килгән кешене эш - материал белән дә тәэмин итәргә, эшләгәч, хезмәт хакын да вакытында түләргә кирәк ләбаса. Ә бит бу участокта көн саен илледән артык кеше эшли. Әле кеше санын, эш темпын тагын да арттырырга булыр иде дә, нәкъ шул сәбәпле, чикләнергә туры килә. Гомумән, документация эшен елдан-ел катлауландыралар, төзелешкә караганда шулары кулны ныграк тота.
Баш инженеры Фагыйль Шәфигуллин, прорабы Фердинант Шәфигуллин (белмәгәннәр өчен: фамилиядәшләр генә) булган "Строймонтаж" оешмасының бу беренче генә мөһим объекты түгел. Тиз һәм сыйфатлы эшләүләре белән аерылып торганга, эшсез тормыйлар. Быел гына да тагын бер бик көтелгән һәм кирәкле объектны - Таузардагы күпфункцияле үзәкне, кирәк булса, бүген ишекләрен ачарлык хәлгә җиткергәннәр, фәкать тантаналы төстә ачуны - 28 августны көтәләр.
1 августта исә ике торак йорт - күпбалалы гаиләгә һәм бер ветеранга атап төзелгән йортлар файдалануга тапшырылачак. Кыскасы, моңа кадәр үзләре төзергә алынган һәр объектны вакытында өлгерткән строймонтажлылар бу юлы да графикка сыешырлар, 1 сентябрьдә бәхетле 120 бала яңа бакчага "эшкә" барыр дип ышанасы килә.
Әле бит төзелеш белән генә эш бетми. Бер ай эчендә мебель-җиһазлар белән "киендерергә" дә, хезмәткәрләрне-балаларны да тупларга кирәк. Бу уңайдан бирелгән сорауларга район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева менә ниләр дип җавап бирде: "Бүген мебельләргә, эчтәге җиһазларга заявкалар бирелә. Штат расписаниесе турында министрлыктан хәбәр көтәбез. Кадрларга проблема булмаячак, заявкалар күп. Балалар исә гомуми электрон чират буенча кабул ителәчәк. 1 августтан әти-әниләр безгә мөрәҗәгать итә ала".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250