Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Ел укытучысы — 2012»

Карадуган урта мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Мөхәммәт кызы Әсхәтдинова район мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган «Ел укытучысы - 2012» бәйгесендә җиңү яулады.

Әлеге бәйгенең традицион рәвештә үткәрелеп килүе мөгаллим һәм мөгаллимәләребезнең тәҗрибәсен, аларның һөнәри осталыкларын, яңа төр укыту алымнарының тәҗрибәдә чагылышын гына яктыртып калмый, ә район мәгарифенең үсештә булуын да ассызыклый. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча финал өлешендә 8 педагогның хезмәте, тырышлыгы югары бәя алды. Менә алар: Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гыйматдинова Р.Н. - II урын, Яңгул урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Нәбиева Г.И. һәм Әтнә башлангыч мәктәбе укытучысы Җәләева А.Г. - III урын, ә Салавыч урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сафина Г.С. белән Чепья урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Жукова И.Е. - номинантлар булып танылса, Бөрбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Газизуллина Л.С. һәм Норма урта мәктәбенең рус теле, әдәбияты укытучысы Шакирова А.Р. - бәйгенең лауреатлары булуга ирештеләр.
Зур тырышлыгы, һөнәри осталыгы белән җиңү яулаган Гөлнара Мөхәммәт кызы турында тулырак тукталыйк. Ул үзенең хезмәт юлын 1999нчы елда гимназиядә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм педагог оештыручы буларак башлап җибәрә. Яңа идеяләр белән янучы, иннова-цион эш алымнарын тәҗрибәдә кулланып карарга батырчылык итүче педагог сәләтләрен Карадуган урта мәктәбенә килгәч тә дәвам итә. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Вазыйфасына билгеләнгәч Гөлнара Мөхәммәт кызының иҗади эзләнүләрен, эшне дөрес оештыра белүен коллективта тиз арада күреп һәм бәяләп өлгерәләр. Гөлнара Әсхәтдинова рәсем сәнгате дәресләреннән дә белем бирә. Балалар күңеленә дөньяның матурлыгын, сәнгатьнең гүзәллеген күрергә өйрәтүдә әһәмиятле тәрбия орлыклары чәчә.
Гөлнара Мөхәммәтовна 19нчы мартта башкалада үтәчәк «Ел укытучысы - 2012» республика күләмендәге бәйгедә дә үзен сынап караячак. Уңышлар насыйп булсын аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250