Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ел укытучысы – 2016” бәйгесенең зона ярышын уңышлы үткән укытучыларыбыз (фото)

Февраль аенда «Ел укытучысы - 2016» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның район конкурслары булып үтте.

Район конкурсында җиңүчеләр, 15 нче марта, Питрәчтә республика конкурсының зона ярышында 8 район составында катнашып, зур җиңү белән кайттылар. Чепья урта мәктәбеннән Миләүшә Хрисанова сыйныф җитәкчеләре арасында беренче, гимназиядән Әнисә Җәләлова психологлар арасында беренче, Субаш төп мәктәбеннән Азат Хөснетдинов өстәмә белем бирү педагоглары арасында икенче урын яуладылар. Алар мартның сонгы атнасында Казан шәһәрендә республика күләмендә район данын яклаячак.

Чепья урта мәктәбеннән Чепья урта мәктәбенен педагог-оештыручысы Чупанова Ирина Григорьевна IV урынга лаек булды.
Эшләрендә уңышлар , киләчәктә зур җиңүләр телибез аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250