Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Электрон балалар бакчасы»

Балалар бакчаларында булган чиратларны җайга салу максатыннан, югары технологияләргә нигезләнгән «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә ашырылды. 2011нче елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә дә кулланыла башлады.

«Электрон балалар бакчасы» - ул Интернет ярдәмендә балаларны мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләренә урнаштыру өчен исәпкә яки чиратка кую һәм әти-әниләрдән бу хактагы гаризаларны кабул итү хезмәте. Балалар бакчаларына электрон чиратларның төп максаты - бу системаның ачыклыгын тәэмин итү. Һәр гариза калдырган ата-ана бу порталга кереп, үзләренең чираты белән даими танышып бара ала. Әгәр әти-әнидә баласын чиратка бастырганда ниндидер системага кагылышлы проблемалар туа икән, алар район мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бүген балалар бакчаларына чират бары электрон форматта гына гамәлдә, башка формалар кулланылмый. Кәгазьдәге чиратлар, параллель башка чиратлар бар, диючеләр хаклы түгел. Татарстанда ачыклыгы тәэмин ителгән бары бер генә чират бар. Бүген районда баласын электрон чиратка куйган һәрбер әти-әни системаның тулаем ачык һәм гадел булуына ышана ала. Районда электрон чират район башкарма комитеты җитәкчесе белән расланган административ регламентка, Мәгариф министрлыгы боерыгына, «Россия Федерациясе гражданнарының гаризаларын карау тәртибе турында»гы федераль законга, «Балаларны балалар бакчасына алу һәм чыгару турында»гы положениегә таянып эшли.
Бер балага кагылышлы гаризаларны теләгән кадәр бирергә була, ләкин мәгариф идарәсе бары берсен генә кабул итәчәк. Шулай ук тулы булмаган мәгълүматлар язылган гаризалар белән туу турындагы таныклыкта язылган мәгълүмат туры килмәсә дә, медицина таләпләренә туры килми торган кимчелекләр булса да гариза кире кайтарыла.
«Электрон чират» системасы автомат рәвештә баланы мәгариф идарәсенә учетка бастырган дата нигезендә баланы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә урнаштыру чиратындагы номерын исәпли. Гомуми чират учеты һәр яшь төркеме буенча аерым алып барыла (туу датасы белән 1нче сентябрьдән 31нче августка кадәр).
Интернет аша чиратка басканда ата-аналар онлайн-бланкага бала турында бөтен мәгълүматны тутырырга туры килә. Теркәү номеры алына. Аннан соң балалар бакчасы сайлана. Әти-әниләргә шуны искәртәсе килә: гариза язганда гаиләнең социаль хәле буенча ташламаны (льготаны) күрсәтергә кирәк. Ә бу төр гаиләләр исәбенә түбәндәгеләр керә. Балалар бакчаларын комплектлаштырганда беренче чиратта юлламалар закон хокукына ия булучы гражданнарга бирелә: инвалид балалар; гаиләдә ата-ананың берсе I яки II төркем инвалид булса; күп балалы гаилә балалары; полиция, прокурор, судья, хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм Чернобыль һәлакәтендә катнашкан гражданнарның балалары. Шуннан соң ата-ана үз чиратын күзәтеп тора ала. Интернет аша бала чиратын караганда алар үз яше арасындагы балалар чиратын гына күрә, ә мәгариф идарәсе балалар бакчасы буенча чиратны әйтә. Баланың чираты җиткәч, балалар бакчасы мөдирләре ата-аналарга хәбәр итә. Агымдагы елның 15нче маена бакча мөдирләре мәгариф идарәсенә буш урыннар турында мәгълүмат бирә. Шул рәвешле, ничә буш урын булуына карап, шуның буенча бала алу мөмкин. 1нче июньнән 31нче августка кадәр бакчаларга балалар алына. Ләкин шунысын истән чыгарырга ярамый: бөтен баланы да берьюлы бакчага алып булмый, һәр баланың адаптация чорын үтүе кирәк, мөдирләр шуңа балаларны чиратлап чакыра. Әти-әниләргә хәбәр ителгәч, алар 30 календарь көн арасында мөдиргә килеп үзләренең ризалыкларын, килү вакытын раслатып китәргә тиеш. Шулвакыт аралыгында нинди дә булса сәбәп белән бакчага килми калган балалар була икән, алар урынына сентябрь аенда чират буенча өстәмә балалар алына. Әти-әниләр юллама бирелгән бакча белән канә¬гать булмасалар, мәгариф идарәсенә гариза язалар.
Әти-әниләргә шунысын да искәртеп китәсе килә: ел дәверендә балалар бакчага алынмый. Әгәр бала ниндидер сәбәпләр аркасында озак вакыт бакчага йөрүдән туктап тора икән, баланың урыны саклансын өчен әти-әни акча түләп торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев