Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гаилә бәйрәме

Укыту-тәрбия эшен камилләштерүдә халык педагогикасының әһәмияте зур булуын аңлап, без - укытучылар халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына еш мөрәҗәгать итәбез. Халык традицияләренә багышланган бәйрәм-кичәләрне еш үткәрәбез. Шуларның берсе гыйнвар аенда Бөрбаш урта мәктәбендә үткән «Гаилә бәйрәме».

Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Бәйрәм кичәсенә учак җылысы бөркелеп торучы гаиләләр килгән иде. Бәйрәмдә барлык башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты. Алар үз көчләрен төрле бәйгеләрдә сынадылар, актив катнаштылар. Ул көнне әти-әниләр, дәү әти-дәү әниләр дөнья мәшәкатьләрен беразга онытып, күңел ачтылар. Укытучылар оештырган әлеге бәйрәмдә берәү дә шөгыльсез калмады.
Бәйрәмнең беренче өлешендә укучылар әти-әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Гаилә әгъзалары арасыннан иң җитезләре уеннар аша билгеләнде. Алар арасында гармунчылар да, җырчылар да, биючеләр дә бар иде. Гаилә кешеләренең йорт эшләренә булган сәләтләре ачыкланды. Бәйрәм балаларның җырлары, шигырьләре һәм биюләре белән үрелеп барды. Укучыларның сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтүе дә бәйрәмне җанландырып җибәрде.
Бәйрәмнең икенче өлеше ашханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Һәр гаилә үз күчтәнәчләреннән авыз итте.
Бәйрәмнән барлык катнашучылар да канәгать калды. Ә без үз чиратыбызда алдагы «Гаилә бәйрәме»н табигать кочагында үткәрүебезне вәгъдә итеп таралыштык. Ә 22нче февраль көнне әти-әниләр белән бергә чана шуарга тауга чыктык. Әтиләр аш пешерде, әниләр самавыр кайнатты. Тәмле ризыклардан авыз иткәч, дәррәү чана шудык. Үзебезгә дә кызык булып китте, хәер, һәммәбез дә «бала» икәнбез, аз гына олыгаеп кына киткәнбез. Әнә шулай нәниләр белән «дәү балалар», куана-куана чана шудык. Көн дә шәп иде, кояш көлә, рәхәт, күңелле.
Рәсемдә: бәйрәмнән күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250