Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гайбәт түгел, гыйбрәт…

Айдар Галиаскәрев исеме бүген район, Республика тамашачына гына түгел, татарлар яшәгән төбәкләрдә дә яхшы таныш. «Рәвешләр» группасы зур тамаша залларында үтә торган концертларда даими катнаша, аларны таныйлар, аларны яраталар, аларны сүгәләр…

Ничек кенә булмасын, районыбызныӊ Борнак авылы егете (фикердәше Ситдыйков Раушан белән) Казанны яулады дияргә нигез бар. Бер ничә сорау белән Айдарныӊ күӊелен «кытыклыйк» әле (җавапларны үзгәртмичә бирәбез):
1.Айдар без Сине Борнак егете икәннеңне беләбез, район сәхнәсен дә тиз арада яулап алдың. Туйлар да алып барасын. Үзеңнең туеңны кем алып баруын теләр идең, һәм үзең белән хезмәттәшлек иткән артист-дусларыңа ышаныр идеңме?
Җавап: Исәнмесез, мөхтәрәм редакция хезмәткәрләре һәм әлбәттә инде «Хезмәт» гәҗитен һәм сайтын яратып укучылар.
Иң беренче чиратта зур рәхмәт редакциягезгә әңгәмәгә дәшкәнегез өчен. Ә инде сорауга килгәндә, туйлар алып бару инде бер яктан хобби булса, икенче яктан әз генә булса да матди яктан чыганак китерә.
Үземнең туйны кем алып барачагын күз алдына китерә алмыйм. Әгәр дә берәү дә каршы килмәсә, үзем алып барыр идем. Уйнап кына әйтәм...!!! Кеше дөрес аңламас. Әртист дусларым күп, һәрберсе үзенчә зур шәхес, аларга ышанам. Аннан соң минем бүгенге көндә ике бертуган энем дә бәйрәмнәр алып бара. Ринат энем җырлар иҗат итә, ә кечесе Дамир быел татар КВНы буенча Татарстан чемпионы булды.
2. Айдар, күңелеңне яулаган кыз бармы һәм аның белән киләчәк тормышыңны ничек куз аллыйсың ( тору урыны, булачак балалар саны, тормыш иптәшеңнең кайда эшләячәге х.б.)
Җавап: Яраткан кызым бар!!! Кем икәне сер булып калсын.... Главное ул үзе белә, минем аны яратканны. Киләчәктә үзебезнең районда төпләнәсем килә.
Шәһәрне бик яратып бетермим. Казан матур шәһәр булса да, андагы хәрәкәтне яратмыйм. Бөтен җир гөҗли...
Бер-ике көн торсам арып бетеп кайтам. Барысын да гадать итәсем килми, киләчәк күрсәтер! Тазалык бирсен Аллаһы Тәгалә, барыбызга да!!!
3.Киләчәктә аритист буларак шушы амплуада гына чыгыш ясарга уйлыйсыңмы, әллә инде сәнгатьнең бүтән өлкәләрендә дә үзеңне сынап карыйсың киләме?
Җавап: Сәнгатьнең кайбер өлкәләрен сынап карадым инде. Мин бит укыганда курчак театры әртистенә дә укыдым.
Казан шәһәренең «Әкият» (ул вакытта әле иске бина) курчак театрында чыгыш ясадым. Бу инде үзенә күрә серле дөнья.
Районда эшләгәндә сәхнәдә артист, сәхнәдән тыш алып баручы, тамаша, режиссер төрләрендә эшләргә туры килде.
Клоунада да катнашасым килә. Бу эстраданың авыр төре. «Рәвешләр» театры белән махсус балалар өчен клоунадага юнәтелгән программа эшләргә планда бар. Анысын вакытын күрсәтер. Әлегә егетләр белән яңа программа язып ятабыз. Монысы тагын да кызык, эчтәлекле булырга охшаган.
4. Айдар, күӊел төшенке булганда сәхнәдән кеше көлдерүе җиңелме, бу очракта тамашачы каршына чыгасы киләме?
Җавап: Арыгач, кәеф булмаган вакытлар була. Кайбер вакытта залдагы халык сине аңламый. Күп очракта сәхнәгә чыккач барлык авырлыклар онытыла. Сәхнәдә ял итәсең.
Озын-озак юл бетерә. Шәхсән минем өчен озын юл - ужась. Ләкин янәшәдә шәп дуслар булганда, анысы да нипочем. Ипиен шул булгач кая китәсең инде!!! (Көлә).
5. Бу жанрда чыгыш ясап йөрү тормыш алып бару чыганагы була аламы?
Җавап: Кызык сорау... Покага җитә... Әле өйләнмәгән, балалар юк, үзең өчен яшисең бит. Кем өчендер ул тормыш чыганагы. Без бит әле яшьләр, әлегә реклама өчен эшлибез. Киләчәктә бу реклама безнең өчен эшләсен иде. Әнә «Мунча ташы» артистлары 30 елга якын ипилек-
тозлык эшләгәннәр. Ә хәзер алардан зур юмор театры юк. Аларны халык ярата, зал тутырып йөри. Булыр әле - сабыр төбе сары алтын!!!
Район халкына, яшьләргә Синең теләкләр!
Райондашларга, яшьләргә иң яхшы теләкләр. Олыларны хөрмәт итеп, кечеләрне яклап яшәсәк иде. Елмаеп яшәгез!!! «Хезмәт»не укыгыз!!! «Рәвешләр» театрыннан зур сәлам!!! Без сезне яратабыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250