Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гел өйрәнүдә

Яңа дәүләт мәгариф стандарты программасын тирәнрәк үзләштерүне нигез итеп алып, район мәктәпләренең география укытучылары катнашында Балтач урта мәктәбендә семинар үткәрелде.

Укытучылар иң элек Рәмзия Зарипова һәм Гүзәл Шиһапованың 1 һәм 2 «б» сыйныфларында икенче буын стандартларына нигезләнеп үткәргән дәресләрен күзәтте. Укытучылар укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләделәр, белемнәрне тормышта куллану юлларын да үзләреннән таптырдылар.
Хәзер башлангыч сыйныфларда укытучылар укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калмый, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да өйрәтә. Дәресләрдә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алырга өйрәтүгә дә әһәмият бирелде. Үткәрелгән дәрестә без моны ачык күрдек.
Озак еллар район география укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе булып торган тирән белемле Рәмзия Зарипова, үз фәненә бирелгән Гүзәл
Шиһапова чын мәгънәсендә үз эшләренең осталары. Аларның һәрберсенең үз юлы, үз эзе бар. Өйрәнерлек уңай тәҗрибәсе дә, күркәм нәтиҗәләре дә бихисап. Семинарның икенче өлеше «түгәрәк өстәл» артында үтте. Яңа стандартларның төп максаты - шәхес тәрбияләү, аның сәләтен күрә белү, фикерләү сәләтен үстерү. Табигать белеме фәннәрен проблемалы рәвештә укыту, проблеманы танып белү мәсьәләләре һәм тикшеренү аша гына моңа ирешергә мөмкин. Шуны күздә тотып, укытучылар ике төркемгә бүленеп, «Елгалар» дигән теманы яңа стандартларга нигезләнеп дәрес үткәрү планын төзеделәр. Һәр ике төркем дә үзенең вариантын тәкъдим итте, аны яклады. Беркем дә читтә калмады, тәҗрибәле укытучылар яңа ысуллар, алымнар белән уртаклаштылар. Хәтта кайбер урыннарда фикер каршылыклары чыгып, бәхәсләр дә купты.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250