Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиядә үткән “Гаилә бәйрәме” дүрт буынны берләштерде

Гимназиядә 3 мартта булып үткән "Гаилә бәйрәме"ннән алган тәэсирләр әле дә күңелдән китми. Гаилә әгъзаларының бербөтен булып, зур әзерлекләр белән, бер-берсе өчен янып чыгыш ясаулары залда утырган тамашачыда соклану уятты.

Шуңа да бәйгедә катнашучыларга көчле алкышларын, ихлас хуплаулар кызганмадылар алар. Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән Йосыповлар, Камаловлар, Закировлар, Вафиннар, Насыйбуллиннар, Нуриевлар, Газымовалар, Ефремовлар, Ефимовлар, Гыйльмановлар, Хәкимҗановларның гаиләләре иң элек үзләренең гаилә тарихлары белән таныштырдылар. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә, уен коралларында уйный белү осталыкларын күрсәттеләр. Ә гаиләнең төп тоткалары булган берсеннән-берсе кечкенә балалар исә бәйрәмгә үзгә бер ямь өстәде. Алар - сәхнәнең аллы-гөлле тере чәчкәләрен хәтерләттеләр. Әйе, нәкъ менә шундый бердәм булганга ГАИЛӘ дип атала да инде ул!

Гаиләләре данын яклап чыгыш ясаган өлкән яшьтәге абый-апаларга "Афәрин!" дими ничек түзеп булсын ди! Ефремовлар, Нуриевлар гаиләләренең әби-бабайлары, Гасымоваларның ике әбисе (хәтта, берсе 90 яшьлек иде!) гимназиядә белем алучы оныклары өчен чыгыш ясаулары - үзе үк батырлык үрнәге! Әлеге бәйрәм дүрт буынны берләштерде. Тик кызганыч, гаилә башлыгы булган әтиләрнең барчасын да күрү бәхете генә насыйп булмады. Берничәсе билгеле бер сәбәпләр белән бәйрәмдә катнаша алмады, диделәр. Шулай да сынатмадылар әниләр...

Бәйгедә катнашкан гаиләләрнең барчасына да Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре, ә җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250