Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиядән бәйрәм күчтәнәче

Исәнмесез. Редакциянең хатын-кызларын якынлашып килә торган бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Тазалык, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез һәм бәйрәм күчтәнәче итеп үзебезнең әбиләребез турында язганнарны юллыйбыз. Алар сезне дә сөендерер дип өметләнеп калабыз.

Әбекәем, җаныкаем,
Сине хөрмәт итәмен,
Чөнки син миңа һәрвакыт
Яхшылык теләп торасың!
Ихластан телим мин сиңа
Тынычлык һәм тазалык,
Бәхетле озын гомерләр
Яшәргә булсын насыйп!
Әбекәем, сине бик яратам,
Мең рәхмәт сиңа әйтәм.
Синең җылы сузләреңне
Онытмам беркайчан да.
Галимова Фәнүзә 6б сыйныфы Балтач гимназиясе.
2. Минем әбием - Зиннәтуллина Гөлбикә - 1943 нче елның 15 маенда Салавыч Сәрдегәнендә 3 нче бала булып дөньяга туа. Әбиемнең балачагы сугыштан соңгы елларга туры килә. Әбием, 7 нче сыйныфны тәмамлагач, фермага эшкә килә. 18 яшендә ул Донбасска эшкә китә. 24 яшендә әбием Мәҗит исемле Салавыч егетенә кияүгә чыккан, һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шушы авылда яшәгән. Бу дөньяда минем Гөлбикә әбием юк инде. Ул 72 яшендә якты дөньядан китте.

Мин әбиемне бик ярата идем. Ул бик ягымлы һәм кунакчыл иде. Мин авылга кунакка гел төшә идем. Әбием мине тәмле -тәмле ашлары белән сыйлый иде. Ул миңа һәм апаема гел үзенең яхшы киңәшләрен биреп торды. "Кечеләрне - кече итеп, олыларны - олы итегез, әти - әниегезне һәрвакыт тыңлагыз, яхшы укып кеше булыгыз "- дия иде.
Рәхимов Илназ 6б сыйныфы Балтач гимназиясе.
3. Әбием - Федорова Зоя - 1949 нчы елның 8нче маенда Балтач районы Гондор авылында туган. Аның балачагы җиңел булмаган, чөнки әтисе сугыштан инвалид булып кайткан. Гаиләдә алты бала була, олысы - минем әбием. Әбием дөньяның ачысын-төчесен күп татый.

Әбием матур йөзле, җылы карашлы, сабыр холыклы, йомшак күңелле, тырыш. Ул бик тәмле итеп төрледән-төрле ризыклар пешерә. Кайчан гына барма, әбиемнең өстәле сый-нигъмәттән сыгылып тора. Кешеләргә ярдәм итәргә бик ярата.

Әбием - алтын куллы кеше. Ул нинди генә эшкә тотынса да, аны төгәл итеп җиренә җиткерә. Аның иң яраткан шөгыле - гөлләр үстерү. Тәрәзә төбендәге гөлләре күз явын алырлык. Ул шулай ук тегәргә ярата. Менә шул аның оста куллы булуын тагын бер кат раслый.

Мәктәптән кайтканда, мин әбием янына барам. Ул мине сагынып көтеп ала. Без аның белән чөкердәшеп чәй эчәбез. Әбием исән - сау булсын, безне сөендереп озак яшәсен.
Фёдоров Илназ 6б сыйныфы Балтач гимназиясе
4. Әбием
Кем безне назлап сөя,
Тәмле ашлар пешерә?
Кем "балам" дип эндәшә?
"Яратам сине",- дия?
"Бердәнберем", "матурым",
"Гөлкәем" дә "җимешем"-
Бу сүзләрне кем әйтә? -
Әби әйтә, әлбәттә!
Нәбиева Динара 6б сыйныфы Балтач гимназиясе
5. Әбиләрем турында

Һәрбер кешенең дә яраткан әбисе яисә дәү әнисе бар. Аларга да без иң яраткан оныклары булып калабыз. Минем шулай ук яраткан, сөйгән әбием бар. Аның исеме - Салисә. Салисә әбием безне сый - хөрмәт белән үз өендә каршы ала. Аның белән кызык та, күңелле дә. Ул безне чәйләр куеп каршы ала, төрле вакыйгалар, дөньядагы хәлләрне сөйли. Без аңа бик рәхмәтлебез ! Ул үзенә күңелсезләнеп утырырга ирек бирми, гел хәрәкәттә. Менә шундый минем әбиемнең берсе.

Ә икенче яраткан кешем - әтиемнең әнисе - Хәлимә әбием. Ул безгә кунакка килә. Тәмләп чәй эчәргә, сөйләшергә ярата, һәрберебезгә йон оекбашлар бәйли. Үзенең үткән тормышы турында кызык итеп сөйләргә ярата.

Әбиләр булгач, алар безгә, без аларга килгәч бик рәхәт !!!
Идрисов Самат 6б сыйныфы Балтач гимназиясе.
Фото: forumdaily

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250