Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гимназиянең беренче сыйныф укучылары Әлифба һәм Букварь белән хушлашты

Гимназиянең 1Б сыйныфы укучылары өчен 18 март көне мәктәп чорының иң истәлекле бәйрәме буларак хәтерләрендә калыр, мөгаен! Чөнки алар бу көнне Әлифба һәм Букварь белән хушлашу кичәсе үткәрделәр.

Һәр укучы "Букварьны укып бетергәне өчен" дигән таныклыкка ия булды. Балалар әлеге истәлекле вакыйганың шатлыкларын әти-әниләре белән уртаклаштылар, концерт тәкъдим иттеләр. Беренчеләргә киңәшләрен бирергә һәм тәбрикләргә дип, бишенче сыйныф укучылары да килгән иде.
Әле кайчан гына укый, яза да белмәгән ул-кызларыбызны җитәкләп тәүге тапкыр гимназия бусагасын атлап кергән идек. Инде менә март ае да тәмамланып бара. Шушы дәвер эчендә алар хәрефләр өйрәнеп, укый, яза белергә, санарга, мисал һәм мәсьәләләр чишәргә, биергә, җырларга һәм бик күп төрле кул эшләренә өйрәнделәр. Балаларыбыз арасында җыр-моңга, биюгә, артистлык сәләтенә ия булганнарын күрү әти-әниләр күңеленә аеруча да ошады.
Балаларыбызга белем һәм тәрбия бирүдә бар күңелләрен биреп хезмәт куйганнары өчен сыйныф җитәкчеләре Рамилә Ураловна Камалова белән Ләйсән Рашитовнага һәм иҗади һөнәрләрне балаларга төшендерүдә көчләре кергән һәр укытучыга әти-әниләр исеменнән ихлас рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез. Авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә сабырлык, иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм гаиләләрендә иминлек телибез. Укучы балалар бу көнне икеләтә бәйрәм хисләре кичерде, чөнки алар 10 көнлек язгы каникулларга таралыштылар.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250