Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гөлзада Сафиуллина Сосна мәдәният йортында мастер-класс үткәрде

13нче февраль көнне Сосна мәдәният йортында мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Сосна мәктәбе белән берлектә "Милли тавыш" проектының 1нче этабын оештырды.

Район мәктәпләреннән 152 укучы кастингта бик теләп катнаштылар. Мөхтәрәм остазлар, җыр, шигъриятне яратучы иң булдыклы 70 укучыны сайлап, алар белән шөгыльләнделәр. Остазларыбызны да атап китәсе килә. Җыр серләренә Әминов Нәҗип Салихович, Шәйхелмәрданов Айзат Азатович, Кәримова Фәрида Рәфәгатовна, Сабирҗанов Фәнис Фәритович, Әхтәмова Римма Рифовна, шигырь сөйләү осталыгына Нәкыйпова Лилия Мөнировна, Зәйнуллина Люция Гаптрәуфовна, Ибраһимова Алия Разитовна, Төхфәтуллина Финзия Зиннуровна, Хәкимҗанова Алсу Илдаровна, Хәбибуллина Гөлнур Габделфәртовна, Чупанова Ирина Григорьевна өйрәттеләр. Рәхмәт, сезгә остазлар.

Үткәрелгән чарага Казаннан 1 этап җиңүчеләрен билгеләр өчен, мөхтәрәм кунаклар да кайтты. Гомере буе милләт язмышын йөрәге аша уздырып иҗат иткән сирәк сәнгатькәрләребезнең берсе, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыятенең башкарма комитеты әгъзасы, "Сөембикә варислары" фестиваленең оештыручысы - Гөлзада Сафиуллина, аның оныгы - Ширин Әл-Анси, Татар җыр-бию ансамбленең хормейстры, музыка көллиятенең укытучысы Гәрәева Венера Хәсәновна.

Жюри членнары 37 укучыны сайлап алдылар. Шушы укучылардан концерт оештырылды. Катнашучы укучыларга сертификатлар, ә җиңүчеләргә дипломнар бирелде. Шулай ук кунакларыбыз мастер-класс үткәрделәр. Тамашачыларны җыр сәнгатенең нечкәлекләренә төшендерделәр.

Проекның максаты: мәдәни буын чылбыры өзелмәсен, моңлы ядкарьләребез саекмасын, рух чишмәсенең суы кипмәсен өчен, киләчәк буынны шушы мохитне тоеп яшәтүдә тора. Без бу максатыбызга ирештек дип уйлыйбыз. Гөлзада апа Сафиуллина кебек әйдәп баручыларыбыз, кичәбездә сәхнәгә чыккан кебек яшьләребез булганда, татар моңы яшәде, яшәр, яшәячәк.
Сосна мәдәният йортында үткән "Милли милләр" проектының йомгаклау концертын оештыруда олы рәхмәтебезне мәктәптән тыш эшләр бүлегенә, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Юнысовна Зәкиевага, Сосна төп гомуми белем мәктәбенә, Сосна мәдәният хезмәткәрләренә, матди ярдәм күрсәткән Сосна күмәк хуҗалыгы рәисе Ситдыйков Фирдәвес Габдулла улына белдерәбез.
Әлфия Тәкыева,
мәктәптән тыш эшләр бүлеге методисты,
проектның җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250