Хафага салган ризыклар менюда булмаячак
1 апрельдән районның кайбер балалар бакчалары бердәм меню буенча туклана башлый дигән яңалык әти-әниләрне борчуга салды. Балаларыбызны ярымфабрикат ризык белән тукландырырга без каршы диючеләр дә булды. Сорауларга төгәл җавап алу өчен 30 март көнне балалар бакчасы мөдирләре, шәфкать туташлары, әти-әниләр Казанга "Азык-төлек һәм социаль тукландыру департаменты" на махсус укуларга барып...
Бүгеннән Балтач бистәсе һәм Кариле балалар бакчаларында гамәлгә керәсе бердәм меню СанПиН таләпләрен исәпкә алып, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе белән килешенеп төзелгән. Бердәм меню 1 апрельдән башлап, квартал буе эксперемент рәвешендә сыначак икән. "Укучы бала ризыгы витаминнарга бай, рационда сөт, атланмай, ит, көнбагыш мае булырга тиеш. Үсеп килүче организмга шулай ук кайнар ризык белән аксым, микроэлементлар, кальций, фосфор, углеводлар, витаминнар, минераллар да керүе мөһим", ди меню төзү өчен җаваплы белгечләр. Әти-әниләрне хафага салган ярымфабрикат ризыкларның менюда булмаячак.
- Бердәм меню кергәч, Балтач балалары доширак ашый башлый икән дигән сүзләрне ишеткәч, телсез калдык. Менюда андый ризыклар да, шулай ук газлы эчемлекләр, кремлы камыр ризыклары, арахис, сыроклар да юк. Әти-әниләргә дә, бакча мөдирләренә дә борчылырга кирәкми. Туклану нәкъ элеккечә калачак. Продукция балалар бакчаларына кайтарыла һәм пешекчеләр кайнар ризыкны үзләре әзерләячәк. Ит "Закиров" крестьян-фермер хуҗалыгыннан, сөт "Просто молоко" компаниясеннән, ә ипи Балтач пекарнясыннан, калган төр ризыклар "Азык-төлек һәм социаль тук¬ландыру департаменты" складларыннан кайтачак. Бакчаларга Казаннан ризыклар кирәк кадәр генә күләмдә атнага бер тапкыр китертү каралган. Болай эшләгәндә ризык бозылмый, яңадан-яңа гына була, - дип тынычландырды әти-әниләрне Алла Константиновна.
Департамент универсиада алдыннан махсус төзелгән объект буларак, республика гына түгел, Россиянең дә күзалдында тора, шуңа да биредә начар сыйфатлы ризык була алмый. Департаментның һәр төр ризык өчен махсус складлары, лабораторияләре бар. Анализга тикшерү уздырганда ризыкның сыйфатсыз булуы ачыкланса, ул кире җибәрелә. Чакыру булганда анализ алу өчен урыннарга да баралар икән.
Тагын шунысын да искәртеп узарга кирәк, менюда яшелчәләргә өстенлек биреләчәк. Яшерен-батырын түгел өйдә балаларга кишер, чөгендер, кәбестәдән салат әзерләп ашатырга вакыт тапмыйбыз. Аның каравы кибетләрдә сатыла торган ризыкка өстенлек бирәбез, уңайлы бит, вакыт сарыф ителми. Ә сәламәтлек өчен аның файдасы, зыяны турында уйлап та карамыйбыз. Шуңа да балаларны кече яшьтән үк үзебездә үскән табигый ризыклар белән тукланырга өйрәтү безнең төп максат ди, департамент белгечләре. Шуңа да әти-әниләргә борчылыр урын юк, бердәм меню ул ярымфабрикат ризык дигән сүз түгел, ә өстәлләрнең витаминнарга бай, тикшерелгән ризыклар белән баетылуы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев