Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...» дигән җырны белмәүчеләр юктыр.

Һәркем дә үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян сыйныфташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр.
Мин дә үземнең беренче мәртәбә матур күлмәк, ак алъяпкыч киеп, чәчләремә ак бантиклар тагып, чәчәк бәйләме тотып, мәктәп баскычыннан атлавымны хәтерлим. Беренче тапкыр безне нәни кулларыбыздан тотып, укытучыбыз Резеда Фролова матур, якты класс бүлмәсенә алып керде. Беренче дәрес тыңлавым, көндәлегемдәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеремдә.
Укырга бара башлаган көннән алып, мин беренче тапкыр әти белән әнидән дә алдарак мәктәпкә чыгып китәм. Дөресрәге, чабам. Көн саен шулай. Чөнки мәктәбемне бик яратам. Сыйныфташларымны, укытучыларымны күргәч, миңа бик рәхәт. Үземне аның янында көчле итеп, бар нәрсәдән якланган итеп сизәм. Укытучым елмаеп караса, ул көнне шатлыгым эчемә сыймый. Ул безгә әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Без сыйныфта 10 укучы. Һәркайсыбыз- ның үзенең соравы, борчуы. Ләкин укытучы апамның барыбызга да акыллы киңәшләре, тулы җаваплары һәрвакыт әзер.
Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы үзенең Укытучы булуыннан оялмасын, ә горурлансын, чөнки ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе.
Хөрмәтле укытучым! Армый-талмый эшләвегез, тынгысыз, киң күңелле һәм риясыз булуыгыз Сезгә карата бетмәс-төкәнмәс ихтирам уята. Бүген никадәр генә авыр булмасын, Сезнең йөрәгегездә балаларга, кешелеккә карата мәхәббәт кимеми. Гаиләгезгә татулык, тынычлык һәм муллык юлдаш булсын!
Фото: http://0lik.ru/tags/%F8%EA%EE%EB%E0/page/34/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250