Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Хуш киләсез, кошкайлар!

Татарстан урман хуҗалыгы министрының боерыгы нигезендә республикабызда «Парклар маршы - 2013» акциясе игълан ителде. Шул уңайдан безнең Кили башлангыч мәктәбендә дә төрле чаралар үткәрелеп килә.

Укучылар бик тырышып сыерчык оялары ясадылар. Аларга бу эштә әти-әниләре, туганнары бик теләп булышты. Бөтен таләпләргә туры китереп ясалган сыерчык оялары һәркайсы-бызның күңеленә хуш килде. Конкурста Эмиль Гарифуллин, Рузил Насыйриев, Әдилә Шәйхетдинова, Динә Кәбирова бик актив катнаштылар. Сыерчык ояларына урыннар билгеләнде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Укучыларыбыз ясаган ояларны мәктәбебез тирәсендә үскән агачларга беркеттек. Шул ук көнне ояларга хуҗалары - сыерчыклар да кереп урнаштылар.
Рәсем, фото-конкурсларында да балалар теләп катнаштылар. Туган як табигатен сакларга чакырган рәсемнәр, табигать һәйкәлләре булырлык күренешләр сурәтләнгән фотолар районыбызның тәрбия эшләре үзәгенә җибәрелде.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250