Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ике телне дә яхшы бел!

Һәркемгә мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар.

Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара. Узган елны районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Балалар бакчалары бүгенге көндә ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары, күрсәтмә материаллар белән тәэмин ителгән. Башкарылган эшләр телләр өйрәнүне нәтиҗәле итәргә мөмкинлек бирә. 2013нче ел башыннан балалар бакчалары 437488,42 сумлык 1396 данә яңа укыту-методик комплектлар белән тәэмин ителде.

Бу комплектлар балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү, шул телләрдә сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм тәрбиячеләр өчен көтеп алынган ярдәмлек булды. Балалар белән эшчәнлекнең төп максаты информацион-коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру. Чынлап та, бу комплектлар һәрбер эшчәнлекне оештыру өчен төсле матур күргәзмә, таратма рәсемнәр, битлекләр, аудиоязмалар, бармак театрын үз эченә ала. Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250