Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесе җиңүчеләре арасында Балтач укучылары да бар (фото).

Узган атнада "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Конкурс 2014 елның 10 ноябреннән алып быелның 10 мартына кадәр уздырылды. Бәйгедә 300 укучы үзләренең 622 эшен тәкъдим иткән. Иң актив катнашучылар арасында Татарстанның Аксубай, Балтач, Актаныш, Минзәлә районнары мәктәплерендә белем алучы һәм Казан, Яр Чаллы калаларыннан, шулай ук, Башкортстан, Марий Эль Республикаларыннан булган.
Иҗади бәйгенең төп максаты − татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау.
Конкурста катнашучылар өч номинациядә − "Яшь шагыйрь", "Яшь прозаик", "Яшь драматург" иҗади көч сынашкан. Иң элек "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңү яулаган башлангыч сыйныфларда укучы иң кечкенә 10 катнашучыны билгеләп үттеләр.Алар арасында безнең районның Яңгул урта мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Сәләхетдинова Эльвира да бар. Аларны РТ Язучылар берлеге рисе Рафис Корбан котлады.
Драматургия, проза, поэзия номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясаучылар арасында исә Субаш төп мәктәбеннән Һадиева Линара, Яңгул урта мәктәбеннән Шәфигуллин Искәндәр, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Фазылҗанова Алсу, Нургалиева Гөлназ, Гыйльманова Зөлфинә, Гыйльфанов Фәнзил Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарына ия булдылар. Яшь иҗатчыларны ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиев, "Казан утлары" журналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимов, ТР Премьер-министры урынбасары − ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов котлады.
Чарада безнең районнан барлыгы 15 укучы катнашты, укучылар Казан Кремлендә экскурсиядә булдылар, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында бәйрәм чарасы карадылар. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучылар арасында "Ләйсән" вокаль ансамбле, "Талисман", "Казан" бию ансамбльләре бар иде. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Яшь йөрәкләр" спектакленнән өзек күрсәтте, яшь шагыйрьләр үз әсәрләрен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250