Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иминлек тәгәрмәче тәгәри...

Ул көнне «Хыял» яшьләр үзәге балаларның шат авазыннан көне буе гөр килеп торды.

Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте оешуның 80 еллыгына багышланган быелгы «Иминлек тәгәрмәче» район конкурсына 21 мәктәптән 84 яшь инспектор килгән иде. Көне буена сузылган ярышларда яшь инспекторлар велосипедта фигуралы йөрү буенча осталыкларын күрсәтсә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча имтихан тоттылар. Шунысы үзенчәлекле, бу конкурста җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булмый. Чөнки, мин белгәннән бирле, бу конкурстан берәүнең дә бүләксез кайтып киткәне булмады. Быелгы конкурста районның баш инспекторы Фәргать абыйлары Шәфигуллин дәртле бию көенә биеп җибәреп, бар баланы шаккатырды, алар күңелендә ел буена җитәрлек матур хатирәләр калдырды. Гадәттәгечә, конкурста ел саен призлы урыннарга Сосна, Кече Лызи, Балтач мәктәбе һәм гимназия командалары дәгъва кыла торган иде. Ә быелгы конкурста аларга янә бер көндәш өстәлде - ул Салавыч мәктәбе командасы. Укытучылары Р. Гыйләҗев әзерләгән команда үзенең нык хәзерле булуын күрсәтте. Өченче призлы урынны яулады. Беренчелек быел да гимназия командасында (Р.Мөхәрләмов) калды. Икенче урында Сосна мәктәбе (М.Исмәгыйлев) яшь инспекторлары. «Билгеле, мондый зур конкурсны иганәчеләрдән башка уздыруны күз алдына китерүе дә авыр. Бу бүләкләрне юнәтүдә Фәнис Әхмәдиев, Фәнис Шәрипов, Рамил Мөхәммәтгалиев, Марат Шәйхетдинов, Илдар Шиһабетдинов кебек шәхси эшмәкәрләрнең хәйран ярдәме тиде», диде ярышлар тәмамлангач Фәргать Тәлгатович. ОСТОның район бүлеге дә бер конкурсны да бүләксез калдырмый. Бу конкурска да Хәлим Хөсәенов юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләргә ике сәгать алып килгән иде. Бүләкләргә Салавычтан Алия Лапшина һәм Марат Шакирҗанов лаек булды. Без, үз чиратыбызда исә иганәчеләребезнең шушы игелекле эш-фигыльләре алга таба да шулай дәвам итсен дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250