Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

IT-чемпионнарыбыз Президент кулыннан бүләк алдылар

«IT-чемпион - 2015» республика конкурсының I һәм II этап җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашында 9 февраль көнне Иннополис университетында узды.

Әлеге бәйрәмдә яшь катнашучылар өчен төрле күңел ачу чаралы оештырылган иде: сабын көбегеннән шоу, X-бокс биюләре, шулай ук төрле мастер-класслар - «Роботлар», «Браслетлар», «Матрица». Җиңүчеләр арасында безнең район укучылары да бар. Алар кыйммәтле бүләкләр: планшет компьютер һәм смартфоннарга лаек булды.
Түбәндәге җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз:
I этапа җиңүчеләре - Булат Мөэминов (гимназия), Камилә Юнысова (гимназия), Земфира Бариева (Балтач урта мәктәбе);
II этапа - Инсаф Ризванов (Яңгул урта мәктәбе), Нәргизә Хәкимова (гимназия), Нәргизә Хәбибрахманова (Норма урта мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250