Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ җитди, әмма курыныч түгел

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре! Газиз балагыз һәм Сезнең алда иң җаваплы чор - бердәм дәүләт имтиханнары. Имтихан - ул һәрбер яшьтә дә шәхес өчен зур сынау, аеруча яшүсмер чакта. Ул чын мәгънәсендә стресс, ә стресс үз чиратында шушы кризис шартларын җиңеп чыгар өчен тәҗрибәне активлаштыра.

Бердәм дәүләт имтиханы укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны берләштерә. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Укытучылар җиткергән һәрбер мәгълүмәткә игътибар итү кирәк. Ел дәверендә мәктәп администрациясе, укытучылар ата-аналар җыелышларында Бердәм Дәүләт имтиханы турында таныштырып торалар. Әгәр сез бу хакта мәгълүматле булсагыз, күпмедер дәрәҗәдә балагызга ярдәм итә алачаксыз. Бердәм дәүләт имтиханы җитди эш, әмма куркыныч түгел.
Балагызны аның гадәти имтихан икәнлегенә инандыруда Сезнең дә роль зур. Чөнки һәмммәбез дә психолог. Балагыз белән уртак тел табып, аның уй-кичерешләрен бүлешергә кирәк.Үзегезнең балагызны аңлап, мәхәбәттегез һәм ышанычыгыз белән ярдәм итегез, аны битәрләмәгез. Мәсәлән: аның музыка тыңлап әзерләнәсе килә икән, моңа каршы килмәгез, тик бу музыка сүзләрсез, тыныч булырга тиешлеген кисәтегез. Өегездә әзрәк үзгәрешләр кертү дә бик мөһим. Мәсәлән: имтиханнарга әзерләнгәндә баланың бүлмәсен төрле картиналар, сары яки шәмәхә төстәге әйберләр белән бизәү отышлы булачак. Бу ысул интелликтуаль активлыкны күтәрә. Шулай ук ашауга да игътибар зур булырга тиеш: бу чорда балык, эремчек, чикләвек һәм күрәгә кебек туклыклы, витаминнарга бай булган ризыклар куллану кирәк.
Хөрмәтле әти-әниләр, ышанычыгызны югалтмагыз: мәктәптә укыган һәр бала имтиханны бирә ала, чөнки барлык биремнәр дә урта уку йортлары программасы буенча төзелгән. Сез балаларыгызга шушы чорда ышанычлы терәк, серен уртаклашучы дус һәм яңа үрләргә рухландыручы ярдәмче булырга тиеш.
Фото: http://detsad-yar.ru/products/316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250