Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Каенкай»да кечкенәдән сәламәтлек саклау серләренә төшендерәләр

Балтач бистәсенең 4 номерлы «Каенкай» балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләүче Ландыш Сафиуллина әзерлек төркеме балалары белән иртәнге әңгәмәләр үткәрә.

Анда организмның төрле органнары, мәсәлән, йөрәк, баш мие, ашказанының ничек эшләү процесслары балаларга аңлаешлы телдә аңлатыла. Без ни өчен төчкерәбез, ни өчен авыз ачабыз дигән нәниләрнең сорауларына ул төрле яктан аңлату эшләре алып барып, сабыйларыбыз өчен табышмаклы булган организмыбызның эшчәнлек серләрен ача. Малайлар һәм кызлар белән төрле экспериментлар үткәрә, төсле-төсле картинкалар аша аларның белемнәрен тикшереп, кызыклы эшләр дә куша.

Әлеге аңлатулар ярдәмендә Ландыш Таһировна балаларда кечкенә чакларыннан ук үз сәламәтлекләренә җитди караш тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250