Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасына 35 яшь (фото)

Нинди гүзәл, сихри мизгелләр. Еллар үткәнен сизми дә калганбыз. Елларны барлап, үткәннәрне искә төшереп, хезмәт ияләрен зурлап, без дә зур бәйрәмгә әзерләндек.

Бу көнне барлык авыл халкы, ата-аналар, балалар барсы да мәдәният йортына ашыга. Авылдашларыбызны Рафил абыйның гармун моңы, Мәрхәбә апаның гүзәл тавышы, пешекчеләребезнең Роза, Рәүфә апаларның тәмле коймаклары, мөдиребез Зөһрә Фәритовнаның йомшак телле, кунакчыл булуы таң калдыра.

Залда сихри тынлык, кичәбезне мәктәпкә әзерлек төркем балалары ачып җибәрәләр. Алар Г.Тукайның "Нәни Апуш" әкиятен зур осталык белән уйнадылар. Алып баручыларыбыз үзләренең матур, аһәңле телләре белән бәйрәмебезне җанландырды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов коллективка район башлыгы Рамил Нотфуллинның юбилей уңаеннан, Рәхмәт хатын изге теләкләр, мактаулар әйтеп, авыр хезмәтебездә тырышлык, сабырлык теләп тапшырды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева балалар бакчасы коллективын Мактау таныклыгы белән бүләкләде. Һәм тәрбияче ярдәмчеләренә аерым-аерым тырыш хезмәтләре өчен таныыклыклар тапшырды.

Иң кадерле, олуг кунагыбыз 34 ел җитәкчелек иткән, кешеләрне, балаларны аңлап, аларның хәлләренә кереп, балалар бакчасына нигез салучы, барсында эшләүче Зөлфирә Фәсхиевна Камалова бәйрәм сәхнәсенә күтәрелеп, балалар бакчасының салыну-ачылу тарихын сөйләде.

Балалар бакчасында хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда булучы ветераннарыбыз үзләренең теләкләрен, матур истәлекле мизгелләрен сөйләделәр һәм балалар бакчасына истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Кечкенә балаларыбыз аларны котлап биеделәр. Карадуган балалар бакчасы ачылу елыннан йөргән 1982 елдан башлап 2006 елга кадәр чыгарылыш балалары чакырылды.

Алар үзләренең кечкенә чакларындагы тәрбиячеләрен искә төшерделәр, күңелле мизгелләрне сөйләп үттеләр. Зур рәхмәтләрен белдереп истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Балаларыбыз аларга шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр. Янәдән бала чакларына йөгереп күзәтү ясауларына ирештеләр.

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнгән Татарстан Республика Мөселманнарының Диния Нәзарәте "Азан" радиосы баш мөхәррире, журналист Эльвира Илдар кызы Ибраһимовна "Туган як" турында презентациясен күрсәтеп, балалар бакчасына теләкләрен, җылы сүзләрен әйтеп, Коръән бүләк итте.

Бәйрәмебез балаларның, тәрбиячеләрнең биюләре, җырлары белән үрелеп барды.

Кунакларыбыз бер-бер артлы сәхнә түренә менә. Күмәк хуҗалык рәисе Булат Бакиевич, мәктәп директоры Гөлсинә Фаилевна иң изге теләкләрен, җылы, ягымлы сүзләрен, бүләкләр биреп, зур рәхмәтләрен ирештерәләр.

Әйе, шатлыклы мизгелләр бер тарих булып кала. Әмма бу тарихны булдыру өчен күпме хезмәт куелган: хезмәткәрләребезнең сабыр, тырыш, эш сөючән, яңалыкка омтылучан булуы. Мөдиребезнең педагогларны яхшы аңлап, безне бердәм итеп тотуы.

Күпме алкышлар, яхшы сүзләр киләчәккә эшләргә дәрт, дәрман бирә. Киләчәктә дә бердәм булып, бәйрәмнәр үткәрергә насыйп булсын иде.


Әкълимә Гадрахманова,
бакчаның укытучы-логопеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250