Карадуган балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе гөрләде (фоторепортаж)
Карадуган балалар бакчасында 27 май көнне чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды.
Зиләбез - шәфкать туташы, Раилебез - әтисе кебек агроном булам диде, Гаделебез - музей хезмәткәре дип, Гөлназыбыз - сәхнәдә биюче, Ләйсәнебез - укытучы, ә хисле Әдиләбез - чәч ясаучы, ул көнне дә аның прическасы бик аермалы иде, Диләрәбез - кибетче, Камилебез - әтисе кебек юрист, Камиләбез - җырчы, Фатыхыбыз - шулай ук әтисе кебек колхоз председателе, Инзиләбез - аптекарь, ә Нариманыбыз - Казанда эшлим диде. Барысы бергә төгәл 12 бала мәктәпкә озаттык. 12 кеседә бик якын, һәр бала үзәнчелекле, без алар белән бергә 2 ел эчендә туганлашып, һәр баланың үзенең характеры, күзләренә карап алар безне, без аларны аңлый идек.
Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда безгә музыка җитәкчебез Илһамия Таһировна булышты. Матур җырлар җырлап, биюләр биеп әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде.
- Бүген без 12 баланы тормышның янә бер баскычына күтәрәбез - мәктәпкә озатабыз, - диде кичәнең йомгаклау өлешендә балалар бакчасы өчен җан атып йөрүче бакча мөдире Зөһрә Фәритовна. - Алардан да актив, акыллы, матур беркем юк. Шуңа күрә безгә аеруча да моңсу. Без киләчәктә дә алар белән горурланырбыз.
Бу чыгарылыш балалары аерылып тордылар. Без алар белән зур республика күләмендә үткәрелгән семинарда катнаштык. Үзем русча сөйләшкәч, шөгыльләрне дә рус телендә үткәрдем, бу балалар рус телен бик әйбәт, акцентсыз сөйләшәләр. Алар билингвиальный детский сад конкурсында да катнаштылар.
Балаларга бүләкләр тапшырылды.. Алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев