Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карадуган балалар бакчасында сенсор бүлмә булдырганнар (фото)

Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту балалар бакчасында төп бурычларының берсе булып тора. Баланың физик сәламәтлегенә аның нерв системасының тотрыклылыгы зур йогынты ясый. Шуны истә тотып Карадуган балалар бакчасында сенсор бүлмә булдырдык.

Сенсор бүлмә, исле терапия, коры бассейн, көзгеле шар, су күбекләре йөри торган колонна, музыкаль картиналар, йомшак модульләр белән җиһазландырылган. Расписание буенча атнага ике тапкыр мин балаларны шушы бүлмәгә алып керәм. Тынычландыра торган музыка астында балалар ял итәләр, тынычланалар. Сенсор бүлмәдә шөгыльләнгәннән соң баланың сулышы, кан йөреше, нерв системасының тонусы нормальләшә. Икенче төрле әйкәндә, сенсор бүлмә баланың кәефен күтәрә, шулай үк шук булган балаларны тыныч булырга өйрәтә. Балаларның сәламәтлекләрен саклау төп бурычы, шуңа күрә мин, шәфкать туташы буларак, һәр балага индивидуаль яктан якын килеп, аның сәламәтлеге турында кайгыртам.
Элмира Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250