Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кариле балалар бакчасында - үрнәк әтиләрнең тәрбиясе нәтиҗәле!

Күптән түгел вакытлы матбугатта бер мөгаллимнең язмасына тап булдым. Ул башлангыч сыйныф укучыларына «Әти - өйдә» дигән темага рәсем ясап килергә куша.

Утызлап баланың иҗатына күз төшергәч, күпчелек әтинең яшәү рәвеше бертөрлерәк булуы ачыклана. Өлкәннәр диванга кырын ятып, телевизор карыйлар, ә көрәкле әти арада фәкать берәү генә икән.
Сер түгел, бүген гаиләдә балалар белән үзара аралашу өчен вакыт җитмәү иң зур проблемаларның берсе булып кала. Кайбер ата-аналар, бигрәк тә гаиләдәге әтиләр балалар белән берәр проблема килеп чыкса, эштән бушый алмау, эш күплекне, вакыт юклыкны сылтау итәргә ярата. «Мин - мал, акча табучы, гаиләнең матди ягын кайгыртучы» дигән фикерләрне алга сөреп, бала тәрбияләүне әни кеше бурычы дип караучылар азмени? Һәм иң кызганычы: гаиләнең матди ягын да, бала тәрбияләүне кайгыртмыйча, бар авырлыкны хатын-кыз җилкәсенә өеп яшәүче кавемнәрне дә тормышта еш очратабыз.
Балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләү дәверендә миңа төрле карашта булган әтиләр белән гел очрашырга туры килә.
Эш тәҗрибәмнән күренгәнчә, 3 яшьлек сабыйлар инде күп нәрсәне аңлыйлар, төрле сораулар биреп, үз күзәтүләре аша тормышны төшенә башлыйлар. Ул инде гаиләсен, андагы мөнәсәбәтләрне үзенә кабул итә, сеңдерә. Халыкның «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр» дигән мәкале моңа ачык мисал. Баланың яман гадәткә иярүе, тәртипсезлеге күп очракта әтисе гамәлләреннән алынган «өлге» була. Хәмер белән мавыккан, тәмәке тарткан, гаиләдә ызгышып яшәүче, сүгенүче әтидән балага нинди тәрбия йоксын? Кече яшьтән һөнәрле әтисе янында әвәрә килеп, хезмәт күнекмәсе алып үскән, әти-әнисе белән матур итеп ялларны файдалы итеп үткәреп, харам белән хәләлне аерырга өйрәнгән гүзәл холыклы бала әллә каян аерылып тора. Шунысы бәхәссез: гаиләдә абруе булган әтинең генә үз баласына сүзе үтемле, тәрбиясе нәтиҗәле була.
Безнең балалар бакчасы коллективы күп еллар шушы юнәлештә нәтиҗәле эш алып бара. Әти-әниләр җыелышында шундый үрнәк әтиләрнең яшәү рәвеше, тәрбия эшчәнлеге тәҗрибәсе белән таныштыру, алар белән теге яки бу мәсьәлә буенча аерым сөйләшүләр үткәрү, хезмәт җимешләреннән күргәзмә оештыру, махсус бәйрәмнәр үткәрү тәрбия эшендә эзсез калмый.
Фото:http://www.prodetey.ru/7045-prosto-pap-ne-byvaet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250