Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Казанда Балтачныӊ 4 номерлы балалар бакчасын котладылар

18 июньдә Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасында узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Балалар бакчасы-2013" республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.

2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк"-"Будущее" Стратегиясе кысаларында, инде менә ике ел рәттән мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә 1 миллион сум күләмендә Грант бүлеп бирелә. Грант алучылар исемлегендә Балтач районы Балтач бистәсендә урнашкан 4 номерлы балалар бакчасы да бар. Бакча коллективын олы җиӊүләре белән котлыйбыз!
Фото: http://www.babyblog.ru/community/post/school/1696952

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250