Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кече Лызи мәктәбе: бакчада эшләүнең файдасы бар

Хезмәт тәрбиясе балаларның дөньяга булган карашын тәрбияләүдә, тирә-як, табигать белән тәңгәл яшәү серләренә төшенергә , ахыргы чиктә киләчәктә тормышта үз урыныңны табарга ярдәм итүче әһәмиятле юнәлешләрнең берсе.

Моның шулай икәнен Кече Лызи урта белем бирү мәктәбе укытучылары да, укучылары да яхшы аңлый. Мәктәп яңа бинага күчкәнлектән, мәктәп яны бакчасын буш урында ясарга туры килә. Укытучылар әйтүенчә, мәктәпнең ул вакыттагы директоры Рафис Хакимов моңа зур көч куя.
Бердәм эш нәтиҗәсе буларак, бакчалары хәзер бер дигән, яшелчә үстерүдә үзләре генә белә торган серләрен файдаланып, менә дигән уңыш алалар. Кәбестә, кишер, чөгендер балаларны ел буе ашатырга җитә икән, әле сатарга да кала диләр. Елдагыча, суган түтәлләре дә бик матур куренә.
Укучылар график нигезендә, хәрберсе бакчада эшли, бу очракта хезмәтнең нәтиҗәсе үзләренең ашханә өстәлләрендә күренгәнен яхшы беләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250