Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенә мәктәбенә Советлар Союзы Герое Бакый Сибгәтулла улы Рәхимов исеме бирелде.

29нчы апрель көнне Түбән Кенә төп гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Бакый Сибгәтулла улы Рәхимов исеме бирелде. Әлеге тантаналы чараның мөхтәрәм кунагы Бакый Рәхимовның кызы Рәйсә ханым әтисе хакындагы истәлекләре белән уртаклашканнан соң, мемориаль тактаны ачты.

"Бөек җүңү язы якынлашкан көннәрдә әтиемнең исемен мәңгеләштерүегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм! Әтине кабат кайтардыгыз, ул бүген безнең белән!" диде.
Мәктәп директоры Рамил Низамиевка район мәгариф идарәсе тарафыннан бу белем йортына Бакый Рәхимов исеме бирергә дигән карар бирелде. Истәлекле мизгеләр белән уртаклашырга балалар язучысы, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, фотоелъязмачы, кино төшерү остасы Гөлнара Касыймова район һәм җирлек хакимияте вәкилләре, авыл халкы килгән иде.
Тантананың икенче өлеше мәктәп эчендә искә алу кичәсендә дәвам итте. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булырлык Бакый Рәхимовның тормыш юлындагы хатирәләр барланды. Ул 1913нче елда Чувашиянең Батыр районында бик укымышлы мулла гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Сибгатулла - мулла, әнисе Рәбига - абыстай була. Истәлекләргә караганда, аның әти-әнисен безнең якларга мәдрәсәләрдә дин сабагы укытырга җибәрәләр.
Рәхимовлар гаиләсе Түбән Кенә авылында төпләнеп яши башлыйлар. Бакый биредә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Колхозда эшли. Казанга китеп, ФЗӨ мәктәбендә белем ала. 1938нче елда Казан "Тасма" кинопленка заводында слесарь булып эшли. Бер елдан Армия сафларына алынып, фин сугышында катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен аңа 1940нчы елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Тик ул бу хәбәрне белми кала, дошман белән бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак була.
Бакый Рәхимов исемен мәңгеләштерү эшендә авыл уртасында һәм район үзәгендәге "Батырлар аллеясы"нда Геройның бюстлары тора. Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш авылларын берләштерүче авыл хуҗалыгы "Игенче" хуҗалыгы белән берләшкәнче Бакый Рәхимов исемен йөртә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250