Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кенәләлеләр җан җылысы белән җылытты

Күптән түгел Кенә авылында хәйрия концерты узган.

Күмәк көч күл күчерер, ди халык. Бердәм булганда бик зур эшләр башкарырга сәләтле икәнлеген без дә дәлилли алдык: авыл клубында хәйрия концерты уздырдык.

Бу чарага берәү дә битараф калмады: Кенә мәктәбе инициативасына балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да, Г.Тукай исемендәге Арча көллияте студентлары Алмаз Закиров һәм Рәдис Фәйзрахманов та ихластан кушылды.

Концертта мәрхәмәтлелек турында шигырьләр, моңлы җырлар, дәртле биюләрдән тыш, Пыжмара мәктәбе укучысы Алинәгә яхшы теләкләр дә теләнде, аның әти-әнисенең сабырлыгына соклану сүзләре әйтелде.

Тамашачыларның, концертка катнашкан һәр кешенең чын йөрәктән теләнгән теләкләре тормышка ашсын, Алинәнең авыруына җиңеллек бирсен, яшәүгә ышаныч тудырсын. Без барыбыз да аның савыгуын көтәбез, дип хәбәр итәләр Түбән Кенә мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250