Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кичә Балтач балалар сәнгать мәктәбенеӊ иҗат концерты булды (фоторепортаж).

Кичә Балтач мәдәният үзәгендә балалар сәнгать мәктәбе үзенеӊ традицион иҗат концерты белән чыгыш ясады. Быел ул Бөек Җиӊүнеӊ 70 еллыгына багышланган иде.

Башка тамашалардан әлеге концерт үзенеӊ грандиоз дәрәҗәдә күләмле эш башкарылуы һәм дә чыгыш ясаучылар, нигездә, балалар булуы белән аерылып торды. Балалар үзләренеӊ остазлары белән берлектә җырга-моӊга осталыкларын, талантларын күрсәттеләр.
Берсеннән-берсе дәртле биюләр - районыбызда узган барлык мәдәни чараларныӊ бизәге, сәнгать мәктәбенеӊ визит карточкасы булырга өлгергән хареограф коллективлары тарафыннан башкарылды. Республикакүләм бәйгеләрдә катнашып җиӊү яулаган, шулай ук сәнгать мәктәбендә үзләренеӊ осталыкларын чарлаган балалар һәм дә аларныӊ остазлары үзләренеӊ җырлары белән моӊ дәрьясында йөздерде. Вокал инструменталь ансамбльләр, аерым музыкаль инструментларда башкарылган көйтезмәләр тамашачыны битараф калдырмады дип беләм.
Өч сәгать дәвамында барган бу классик концертны балалар башкаруында әзерләү, оештыру, аларны туплап сәхнәгә чыгару - остазларыннан да, әти-әниләрдән дә зур хезмәт, түземлелек һәм фидакарьлек сорый торган эш. Сәнгать мәктәбе коллективы бу эшне югары сыйфатлы итеп бшкарып чыга алды. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250