Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кичә Сәнгать мәктәбе түләүле бүлектәге сабыйларын сәхнәгә чыгарды

Бу көннәрдә район мәдәният үзәгендә көн дә тамаша, бүген Халык театры спектакль куя, иртәгә бистәнең бишенче номерлы бакча нәниләре чыгыш ясый, кичә Сәнгать мәктәбенең түләүле бүлекләрендә шөгыльләнүче балалар ачык дәрес күрсәтте.

Ачык дәрес дип кенә әйтү урынлы булмас, 30 чыгыштан артык торган зур концерт иде ул. Зал шыгрым тулды. Балалар ел дәвамында өйрәнгән биюләрен тәкъдим итте, җырлады, төрле уен коралларында уйнады, нәфис сүзгә осталыккларын күрсәтте. Баланың талантын ачу, күрсәтү бик күп вакыт һәм сабырлык сорый. Бер ел эчендә педагоглар да, әти-әниләр дә моңа ирешә алганнар һәм тамашачының күңеленә хуш килерлек концерт оешкан икән, димәк, бар да әйбәт, эшчәнлекне алга таба да дәвам итәргә була.
Фотоларны тулы куләмдә биредә Район балалар сәнгать мәктәбендә ачык дәрес карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250