Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясе кысаларында Азат үзе укыган гимназиягә 240 данә китап бүләк иткән

31нче октябрь көнне мәгариф идарәсе базасында "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясенә нәтиҗә ясау өчен китапханәчеләр семинары булып узды. Акция шартларында районыбыз мәктәп китапханәләренә 6036 данә китап-журналлар бүләк ителгән.

Әлеге акциядә катнашучы иң актив китапханәчеләр - Төхвәтуллина Ф.З. (Балтач мәктәбе), Галимҗанова А.Н. (Карадуган мәктәбе), Хайруллина В.Н. (Бөрбаш мәктәбе), Шакирова Г.М. (Норма мәктәбе), Шәйхиева Г.С. (Арбор мәктәбе), Әшрәпова А.Г. (Нөнәгәр мәктәбе), Ибраһимова А.Г. (Балтач гимназиясе) мәгариф идарәсенең грамотасы белән бүләкләнелделәр.
Ә укучылар арасыннан Балтач гимназиясенең 3нче сыйныф укучысы Герасимов Азат I урынга лаеклы дип табылды. Ул үзе укыган гимназиягә 240 данә китап бүләк иткән.
Бу акциядә актив катнашкан Җәлил хәзрәт Фазлыевка һәм башка барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Фото: https://edu.tatar.ru/kukmor/b-kukmor/sch/page1522850.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250