Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Китаплар иленә сәяхәт

Китап белем чишмәсе. Бу сүзләр безгә аңыбыз белән үк сеңәдер. Ә китапханә шушы чишмәнең башы бит. Бирегә безнең татар халкы гомер- гомергә белемен арттыру өчен дә, яңалык эзләп тә бик яратып йөри. Татар халкы элек-электән зыялы, укымышлы бит ул.

Китап уку, аны ярату ул кечкенәдән тәрбияләнә. "Китапның белмәгәне юк" проектының йомгаклау өлеше итеп үзебезнең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән 15 нче гыйнвар көнне Карадуган авылы китапханәсенә сәяхәт кылдык.
Китапханәче Фирдания апа Мөбәрәкшина бик теләп, ачык йөз белән каршы алды үзебезне. Өстәлләр артына утырганнан соң китапханә залында сихри тынлык. Барыбызда игътибарны китапханәче апага юнәлтеп аннан тылсым көтәбез. Менә Фирдания апабыз балаларга ипләп кенә, үзенә хас матур тавышы белән китап турында берничә табышмак әйтте. Балалар җанланып җавап эзләргә тотына.Кайда килгәннәрен истә тотыпмы, җавапны тиз таптылар үзләре.
Бик матур алым, зур осталык белән китапханәче апа барыбызны да шушы сихри китап иленә, аның искиткеч матур дөньясына алып кереп китте. Нәни балаларга гына түгел, без тәрбиячеләр дә йотлыгып тыңладык үзен. Кыскача гына, ләкин бик аңлаешлы итеп китап язу тарихыннан башлады ул сүзен. Аннан инде китапханә тормышына алып керде. Китапханәнең ни өчен кирәклеген, аның нинди заллардан торуын, китап киштәләре һәм аның бүлекләрен аңлатканын һәр бала йотлыгып тыңлады

"Китаплар сезнең кебек иркәләгәнне, назлаганны ярата", - дип дәвам итте ул сүзен. Ә инде аларны ничек кадерләп тотарга, кайда сакларга, ничек гомерләрен озайтырга дигән сорауларга җавапны балалар бергәләп таптылар. Без килгәнче балалар өчен нәшер ителгән яңа , матур шигырь һәм әкият китаплары да әзерләп куйган икән. Үзенең дә шигырьләр яратуын яшермәде. Матур итеп сөйләгән шигырьләре барыбызны да таң калдырды.

Китапханә киштәсенә менгәнче китапның кәгазь битеннән башлап нинди озын юл үтүе дә бик кызыклы икән. "Китап укысаң белемең артыр, укымасаң белгәнең дә онытылыр" мәкале дә бик мәгьнәле ишетелде безгә. Истәлек өчен бергәләшеп фотосүрәткә дә төштек әле. Фирдания апабызга күмәкләшеп рәхмәт әйттек.

Наҗия Хайруллина,
Карадуган балалар
бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250