Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Көнләп саныйбыз», диләр бөрбашлылар (фото)

Бөрбаш авылындагы балалар бакчасында бара торган зур ремонт барышы, аныӊ бераздан яӊарып, матурланып ачылачагы турында хәбәр иткән идек инде.

Дөрестән дә, күптән салынган бу бинаны хәзерге көӊ таләпләренә туры китерү өчен төзүчеләргә күп көч түгәргә туры килгән. Бакча коллективы да көндәлек чистарту, җыештыру эшендә актив катнашкан. Бакчаныӊ яӊадан ачылуын әти-әниләр, әбиләр, балалар түземсезлек белән көтәләр. Бу ремонтныӊ иӊ уӊай ягы - аныӊ яӊартылуы булса, икенчесе - күп кенә әбиләргә, әниләргә бала тәрбиясенеӊ нинди четерекле икәнен яӊадан бер кат искә төшерү булгандыр. Чөнки, соӊгы вакытта балаларныӊ тәрбиясе тулысынча бакчада эшләүчеләрнеке, «мөмкин булса, балалар ял көннәрендә дә шунда булсыннар иде», дигән фикердә торучылар күбәеп китте. Бөрбашлылар белән аралашканда, алар «балалар бакчасы ачылуын дүрт күз белән көтәбез», диләр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250