Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Конфет эләгүгә, бәйрәм онытылды (фото)

8 март көне килеп җиткәнче бәйрәм итеп куябыз. Инде кичә үк бакча нәниләре иртәнге сәгатьләрдә ук әниләрен-әбиләрен ачылып килгән сәләтләре белән куандырды.

Шундый күңелле, җанга рәхәт чараны бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасында күрергә туры килде. Кызлар яулык бәйләп, егетләр кульяулыкларын җилпеп биеде , телләре шомарганнар очына-очына шигырь сөйләде, кунакка Яз кызы белән клоун килүе бәйрәмне ямьләндереп җибәрде. Соңыннан яңгыр яуды, балалар зур зонтик астына кереп качты, ә анда?!! Зонтикларга нәкъ бала саны кадәр конфетлар эленгән... Шул конфетларны алуга бәйрәм ахырына якынлашты дисәк тә була, чөнки балалар ул мизгелләрдә конфетны сүтү һәм ничек тә аны авызга кабу белән мәшгуль иделәр... Хәтта пәрдә артында качып утыручы "апа"лары, ягъни әниләре турында да оныттылар, юкса, кемнәр булыр болар дип бик кызыксынганнар иде... Күңелле тамашадан кәефләребез күтәрелеп, көн буена җитәрлек энергия белән кайттык. Рәхмәт, эш сәгатьләрендә әниләрне бәйрәмгә җибәргән җитәкчеләргә, рәхмәт безне шулай куандырган бакча коллективына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250