Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кошкайларны каршылап

Җепшек кар тоташ буранлы, бик күңелсез көн булуына карамастан, 30нчы март көнне районда күчмә кошларны каршы алуга багышланган чара булып узды.

1нче апрель - «Күчмә кошлар» көне дип атала. Шул уңайдан, район күләмендә «Балтач дәүләт табигый тыюлыгы» хезмәткәрләре мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә, Карадуган участогына кергән тыюлыкта, табигать кочагында, «Парклар маршы» кысаларында бәйрәм үткәрделәр. Бу истәлекле вакыйганы табигатьтә үткәрүне әле икенче елын гына тормышка ашырып килсәләр дә, инде нәтиҗәле күрсәткечләре белән сөендерә дә алалар. Чөнки бирегә җыелган балалар саф һавада төрле бәйгеләрдә көчләрен сыныйлар, уеннарда актив катнашалар һәм иң мөһиме, үзләрен, чын мәгънәсендә, табигатьнең бер аерылгысыз кисәге итеп тоя алалар. Табигатьнең «кырыс» шаяруы да бәйрәм рухын сүндерә алмады: самавырда гөжләп чәй кайнаса, казанда «карга боткасы» пеште. «Балтач дәүләт табигый тыюлыгы» җитәкчесе Альберт Фәхретдинов белән мәгариф идарәсенең информацион методик үзәге методисты Гөлсинә Бариеваның тәбрикләү сүзләреннән соң, мәктәп укучылары арасында «Иң яхшы сыерчык оясы» ияләрен бүләкләү мизгеле булды. Беренче өчлектә Искәндәр Әхмәдиев (Алан), Авзал Галиев (Норма), Илзирә Хәлимова (Норма) эшләре бүләкләнде. «Уйлап табучы» номинациясендә Арбор мәктәбеннән Р.Гозәирова җиңү яулады. Шулай ук И.Шәфигуллин (Яңгул), Н.Хәбибуллин (Сосна), И.Садыйков (Норма), М.Әхмәтҗанов (Таузар), Д.Фатыйхов (Салавыч), Л.Әхмәдиева (Алан) тарафыннан тәкъдим ителгән оялар да тиешле таләпләргә туры килүе һәм яхшы эшләнеше белән конкурска бәя бирүче жюри әгъзаларының күңеленә хуш килгән. Конкурска барлыгы 40ка якын эш тәкъдим ителгән була. Әлеге оялар урман буендагы агачларда урын алды.
Туган якларына кайткан кошкайларны күтәренке күңел белән каршылап, бәйрәм итеп үткәрде ул көнне балалар. Кече Лызи мәктәбе коллективы әзерләгән сынау-бәйгеләр дә күңелләрдә матур тәэсирләр калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250