Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кышның соңгы мизгелләре.

Патриотик айлыкны йомгаклап, 5нче сыйныф җитәкчеләре Шиһапова Гүзәл Ризван кызы, Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы, Шәйхиева Елена Нәҗметдин кызы табигать кочагында әти-әниләр белән спорт бәйрәме үткәрде.

Хәрәкәтле уеннар, төрле этапларда үткән спорт ярышларында укучылар рәхәтләнеп катнашты, уйнады, күңел ачты. Әти-әниләр балалар өчен учак янында төшке аш әзерләде, укучыларны җылы ризыклар, тәмле коймаклар белән сыйлады.
Әлеге чараның иң матур мизгеле - кар чанасы "Буран"да шуу. Галиуллин Илдар һәм Нотфуллин Алмаз балаларны рәхәтләндереп "Буран"да шудырттылар. Илдар Галимуллович белән Алмаз Рашитовичка, әти-әниләр комитетына бу чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге бәйрәмнән һәркем күтәренке рух белән кайтып китте.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Руфия Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250