Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лидерлар җыелды

Сәләтле, лидер укучылар хәтта каникул чорында да вакытларын бушка уздырмый. Көзге каникул чорында Салавыч урта мәктәбендә үткән чара моның ачык мисалы.

«Лидерлык нигезләре» мәгариф программасын тормышка ашыручы мәктәпләрдә белем алучы укучылар, көзге каникул вакытында, Салавыч урта мәктәбе базасында үткән лагерьда очрашты. Биредә укучылар иҗат итү, эзләнү, чараларда актив катнашып, сәләтләрен камилләштерү белән беррәттән яшьтәшләре, мәртәбәле кунаклар белән очрашты, күнекмәләр туплады. Укучылар өчен тренинг, мастер-класслар үткәрелде, «Дизайн» һәм «Декоратив-гамәли сәнгать» студияләре эшләде. Бию түгәрәгендә шөгыльләнү исә әлеге сәнгатьнең нечкәлекләре белән танышырга зур мөмкинлек бирде. Спорт ярышлары сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау белән беррәттән укучыларда бердәмлек, татулык тәрбияләүдә мөһим чара булды. Укучыларга үзләрен журналистика өлкәсендә сынарга да мөмкинлек бирелде. «Ялкын» журналы лагерьда кунакта булып китте. Кызыклы, әмма җаваплы бу хезмәт укучыларда зур кызыксыну уятты. Камиллекнең чиге юк, ди халык. Лагерьда укучылар моңа янәдән инандылар. Үз өстендә даими эшләү, иҗади эзләнү һәм аралашу лидерлык сәләтен һәрдаим үстерә дигән фикердә калды лагерьны оештыручылар. Чараның нәтиҗәсе булып, «Балтачның уникаль яшьләре» район ассоциясе президенты итеп Шубан мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Руслан Шиһабетдинов сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250