Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлифба бәйрәменә бардык әле (фото)

Бәйрәмгә бардык әле бүген. Әле нинди бәйрәм диген! Балаларыбызның иң беренче зур җиңүләре - "Азбука" китабын тәмамлауга багышланган бәйрәм кичәләренә.

Шундый күп көч түгеп, зур тырышлык куеп әзерләнгәннәре әллә каян күренеп тора. Үзләре дулкынланалар, булдырып чыгарбыз микән дип борчылышалар... Әле кайчан гына җитәкләп килгән бакча балаларыбыз, бүген инде укучылар булып, безне үзләренең уңышлары белән куандырып басып торалар. Әзерләгән бәйрәмнәре дә бик эчтәлекле, матур булды. Ничә төрле җыр, бию, шигырь өйрәнгәннәр бит алар! Ни арада җитешкәннәр диген! Мондый балалар белән горурланмыйча буламы сон? Бәйрәм бик күңелле, оешкан төстә узды. Без дә, әти-әниләр аларның казанышларын бәяләмичә кала алмадык. Балаларның күңелләрен күрер өчен көчебездән килгәнне эшләдек. Бәйрәм азагында кечкенә генә чәй эчү оештырылды.

Сыйныф җитәкчеләре Фәридә Раифовна белән озайтылган көн группасы тәрбиячеләре Вәсилә Габделфартовналарга балаларны туплап, дус-тату итеп үстерә алганнары өчен рәхмәттән башка сүз юк. Аларның керткән көчләре бәяләп бетермәслек, чөнки кызлар-улларыбыз алар белән көннең иң күп өлешләрен бергә үткәрәләр.

Киләчәккә зур өметләр баглап,
Мәктәп бусагасын атладык.
Без җитәкләп килгән уллар, кызлар
Бүгенгедән мәктәп баласы.

Шик-шөбһәләр зурдан. Йөрәк курка
Нарасыен калдырып китәргә.
Кемгә кала? Укытучысы кайсы?
Яратырга көче җитәрме?

Бар куркуны сез таратып атып,
Кояш сыман балкып кердегез.
Балаларга әни, дус, әйдаман,
Якты маяк була белдегез.

Инде менә күпме вакыт узды.
Китап азагына җиткәнсез.
Нәни генә булып кергән балаларны
Укучылар итә белгәнсез.

Бүген сезгә әйтик бары рәхмәт.
Хисләр ташый күңел түреннән.
Һәрчак бердәм гаилә булып яшик
Гел елмайсын кояш күңелдә.

Гөлшат Сәләхова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250