Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәдәният үзәгендә Балтач урта мәктәбенең хәйрия концерты узды

Җомга көн кич мәдәният үзәгендә Балтач урта мәктәбенең хәйрия концерты узды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде.

Концертны тамаша кылырга хәтта Казаннан кадәр кайтканнар. Яхшы укучылары белән данлыклы Балтач мәктәбе үзенең сәнгать өлкәсендә дә алдынгы булуын тагын бер кат раслады. Бу көнне сәхнәдә мәктәп күләмендә генә түгел, район һәм республикада да танылу алган бию коллективлары, җырчылар, нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Концертның режессура ягыннан да алдагы елларга караганда югары дәрәҗәдә булуын әйтергә кирәк. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән концертның уңышылы үтүендә хореографлар Эрик Васинкин, Лариса Дәүләтшина, Алия Йосыпова, сәнгать мәктәбе укытучысы Айсылу Әсәдуллина, режиссер Руфия Закироваларның өлеше бик зур. Тамашачы концерттан уңай кичерешләр, күтәренке кәеф белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250