Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәгариф хәбәрләре

Балтач гимназиясе 2011-2015нче елларга мәгариф үсешенең Федераль максатчан программасын тормышка ашыру юнәлешендә «Сәламәт яшәү культурасын формалаштыру алымнарын тарату» буенча республиканың база мәйданчыгы, сәламәтлекне саклау һәм үстерү технологияләрен актив кулланучы мәктәпләр тәҗрибәсен тарату буенча эксперименталь -стажировка мәйданчыгы булып тора.

Шул юнәлештә тәҗрибәләрен тарату максатыннан, 23нче гыйнвар көнне гимназиядә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булды. Аның барышында Базарный технологиясе буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Хәкимова, Сингапур укыту технологиясен кулланып, рус теле укытучысы Рәйсә Шакирҗанова, татар теле укытучысы Чулпан Габделганиева дәресләр күрсәтте. Гимназия директоры Васыйл Шакиров бала сәламәтлеген саклау буенча эш алымнары белән таныштырды. Наркотикларга каршы "Мөстәкыйль балалар" республика проектында актив катнашучы балалар исеменнән Алсинә Сабирҗанова чыгыш ясады. Семинар эшендә Арча районы тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары да катнашты.
Балтач гимназиясе «Мәктәп - наркотикларсыз территория» конкурсында республика күләмендә беренче урынны яулады.
Балтач гимназиясенең медицина кабинеты 30 меңнән артык халкы булган район мәктәпләре арасында беренче урынга, Норма мәктәбенеке икенче урынга лаек булды.
Ата-аналар белән кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. 18нче гыйнвар көнне Норма мәктәбе базасында ата-аналар белән эшләү алымнарын камилләштерү максатыннан, район мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм сыйныф житәкчеләре өчен семинар үткәрелде. Аның барышында Норма мәктәбенең сыйныф җитәкчеләре төрле темаларга ата-аналар һәм балалар катнашында фикер алышулар үткәрде. Семинарда әти-әниләр комитеты рәисе Р. Шәрипҗанов, балалар суицидын булдырмау юнәлешендә Балтач мәктәбе психологы Г. Закирова тәҗрибә уртаклашты.
Балтач районы мәгариф идарәсе методисты Р. Гаязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250