Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Милли мәгарифкә йөз белән.

Республикада апрель ае ел саен туган тел айлыгы буларак игълан ителә. Ел дәвамында эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре дә шушы айда билгеле була.

Бу һәм милли мәгариф эшчәнлеге хакындагы сораулар белән район мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабировага мөрәҗәгать иттек.
- Күпмилләтле төбәк буларак, милли мәгариф юнәлешендәге эшчәнлек белән таныштырудан башлыйк әле...
- Хәзерге көндә район мәктәпләрендә белем алучы 3195 татар милләтеннән булган укучылар белән бергә, 428 - удмурт, 71е - рус, 51е - мари, 23 башка милләт вәкилләре балалары да укый. 34 мәктәптә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, татар балаларының 65 пароценты үз туган телендә белем ала.
Район мәктәпләрендә югары махсус белемле 69 татар теле һәм әдәбияты, 7 удмурт теле һәм әдәбияты, 1 мари теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Аларның тәҗрибәләре дә, белемнәре дә югары, дип әйтә алабыз. Мәсәлән, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс бәйгесенең республика йомгаклау этабында Чепья урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Ираида Анатольевна уңышлы чыгыш ясап, "Укытучы-остаз" номинациясендә җиңү яулады, Мәгариф һәм фән министрылыгының дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
- Бу юнәлештә кайсы мәктәпләр мактауга лаек?
- Укучыларыбыз да мөгаллимнәребезнең ышанычларын аклыйлар. Бу уку елында үткәрелгән олимпиадаларда республика күләмендә җиңү яулаган яки призлы урын алган 12 укучыбыз бар. Татар теле һәм әдәбиятеннән төрле төркемнәрдә олимпиада призерлары булып Норма, Нөнәгәр, Куныр, Смәел, Балтач, Чепья, Урта Көшкәт укучылары танылды. Удмурт теле һәм әдәбиятыннан Чепья урта мәктәбе укучысы җиңүчеләр сафында булды.
- Республикакүләм бәйгеләрдә дә ирешкән уңышлар бармы?
- Бәйге һәм конференцияләрдә дә укучыларыбызның уңышлары калку. Иң мәртәбәлесе «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар, шагыйрьләр һәм драматурглар бәйгесенә аерым тукталып үтәсе килә. Аңа Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 622 эш кабул ителеп, икенче тур аерым муниципаль берәмлекләрдә уздырылды. Арча районында уздырылган зона этабында безнең районның Нөнәгәр, Яңгул, Субаш мәктәпләреннән 15 укучы катнашты, 7се бүләккә лаек булды.
Быелгы уку елында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Карадуган урта мәктәбендә үткәрелгән Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе әһәмиятле чараларның берсе булды. Конференциянең беренче өлешендә 179 укучының, 2 нче турында 121 кешенең эше каралды. Балтач, Арча, Кама Тамагы, Биектау, Зәй, Апас, Алексеевск, Кайбыч, Саба, Бөгелмә, Теләче, Ютазы, Кукмара, Спас районнарыннан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән укучылар чыгыш ясады. Аларның чыгышлары Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институты галимнәре, язучылар, конференцияне оештыручылар тарафыннан бәяләнде.
- Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чит төбәкләрдәге хезмәттәшләре белән багланышлары бармы?
- Республикадан читтә яшәүче татарларда туган телен саклау, үстерү дә мәсьәләләре дә безгә турыдан-туры кагыла. Балтач районына Киров өлкәсе Малмыж районы, Мари-Эль Республикасы Мари-Төрек районы, Башкортстан Республикасы Балтач районы белән хезмәттәшлек итү йөкләтелгән. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарларда, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашалар, укучылар төбәкара оештырылган бәйгеләрдә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.
Көз көне Чепья урта мәктәбендә "Күп мәдәни яссылыкта гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кую шартларында туган телләрне укыту методикасы" темасына уздырылган III төбәкара семинар да әнә шундый чараларның берсе. Бу семинар эшендә Мамадыш, Кукмара, Арча, Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим, Баулы районнары мәктәпләреннән, Мари Эль Республикасының Мари-Төрек һәм Бәрәңге районнарыннан, Киров өлкәсе мәктәпләреннән, Удмуртия Республикасыннан вәкилләр катнашты.
- Тукай көннәре дә якынлашып килә. Бу уңайдан нинди чаралар булачак?
- Бу айда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә туган тел атналыклары үтә, туган телләрне саклау, үстерү юнәлешендә материаллар тупланган күргәзмәләр, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә төрле бәйгеләр оештырыла. Республика күләмендә үткәрелә торган Тукай исемендәге укуларында, татар теленнән III Халыкара олимпиадада һәм башка бик күп чараларда районыбыз укучыларының катнашуы көтелә. Шулай ук традицион рәвештә бөек шагыйребезнең әнисе Бибимәмдүдә абыстай җирләнгән Сосна Пүчинкәсенә язучылар, кунаклар кайтачак. Тукайны искә алу уңаеннан шигырь бәйрәме үткәреләчәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Әңгәмәдәш Гөлзидә Газизуллина.
Фото: http://vk.com/id158548056?z=photo158548056_355535482%2Fphotos158548056

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X